Бердәм дәүләт имтиханына этаплап әзерләнү

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Бердәм дәүләт имтиханы. Бу мәсьәлә менә берничә ел инде укытучыларга да, ата-аналарга да һәм билгеле инде, укучыларның үзләренә дә тынгы бирми. Шуңа да карамастан без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез.Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм. I этап урта сыйныфларда башлана. 5 нче сыйныфтан алып укучыларны тест төшенчәсе белән таныштыра башларга кирәк. Моны уен формасыннан башлау дөресрәктер. Мәсәлән “Йолдызлы сәгать”, “Кемнең миллионер буласы килә?”, “Тамчы-шоу” уеннарында укучылар бик теләп катнаша. Алар анда сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тестны укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак кулланырга кирәк. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар җыентыклары һәм дисклар чыгарылды. Мәсәлән Николай Валентинович Максимовның “Татар теленнән тестлар” китабы Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен тәкъдим ителә торган ярдәмлек. Тестлар БДИ төзелгән тестлар кебек, өч өлештән – А,В,С өлешләреннән тора, һәм җаваплар да, алардагы кебек, 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә. 
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 37 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 119

Похожие материалы