Материал Безнең күңелләрдә син, Тукай! автора Кутдусова Венера Хабировна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Алып баручы. Бар тараф тын, ник шылт иткән тавыш булсын. Әле яңа гына үзенең бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгылары, борчу мәшәкатьләре, шау-шулары белән гөжләп торган дөнья кисәк тынып кала... Алып баручы. Бар дөнья ниндидер бер тылсым, могҗиза көткәндәй тынып калган. Җиһанга, тереклекнең дәвамчысы булган, сабый аваз салды. Әлеге саф, самими аваз, гүя бер сихри аһәң булып, бар дөньяны иркәләп, назлап, һаман да югарыга күтәрелеп, галәм киңлекләренә таралды. Алып баручы. Бу сихри аваз дулкыннарыннан бар җиһан кабат җанланып китте. Җиргә яңа кеше килүенә куанып, күктә кояш көлә, сайрар кошлар, мәгълүм бер музыкантлар төсле, матур көйләр суза. Сабый туды! Алып баручы. 1886 нчы елның 26 нчы апрель иртәсе... Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде, Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры, Кабындырды өмет шәмен йөрәкләргә үтеп туры.