Болгавыр заман сингапур методикасын файдаланы

Предмет: История
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Максат:

- Укучыларны Болгавыр заман башлануының сәбәпләре, ул елларда идарә итүчеләр белән таныштыру.

- Укучыларны тарихи вакыйгаларга дөрес бәя бирергә өйрәтү. - Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру.

- Тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга өйрәнү.

Жиhаз: схемалар, таблицалар, проектор, экран, компьютер, интернет-ресурслар, тест, презентация.

Дәрес тибы: информацион-коммуникатив технологияне кулланып яңа тема аңлату.

Өйрәтү методикасы: проблемалы сораулар аша әңгәмә.

Дәрес планы.

I. Оештыру моменты. (Слайд 2) 1 минут Исәнмесез, хәерле көн. Әйдәгез, укчылар, бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик. Иван Грозный дәвере хакында сөйләшкән идек. Әйдәгез әле укучылар үткән темада өйрәнгән материалларны искә төшерик. Нинди вакыйгалар, даталар истә калды? Яныгыздагы иптәшегез белән фикер алышыгыз. Так санда утыручылар башлый. (Әйләнә буенча һәр укучы үз фикерен әйтә. Һәр укучыга 30 секунд. Берничә укучының җавабын тыңлау, иптәше нинди фикердә шуны белү. Тэйк Оф-Тач Даун (Take off-Touch down – «бас-утыр» - укучылардан ниндидә булса информации алу). (Слайд 3)10 минут

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 85.5 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 114

Похожие материалы