Әдәп төбе – матур гадәт. (V сыйныф)
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Cагдиева Илсияр Миргазизовна
|
Максат:
1. Балаларны татар халкының матур гадәтләре белән таныштыру, аларда иң күркәм сыйфатларны тәрбияләү.
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм культурасын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
3. Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, экологик тәрбия бирү.
Кичә барышы.
Музыка яңгырый. Зонтик тотып, Тылсымчы керә.
Тылсымчы: Һай, нинди бәхетсезлек бу? “Әдәплеләр шәһәрчеге”нә ашыга идем, кая килеп эләктем соң мин? Ә...”Әдәпсезләр урман”ына килеп чыкканмын икән...Кара әле, гөмбәләр аунап ята, агач ботаклары сындырылган, күпме чәчәкләр шиңгән...
(Төлке, аю, бүре чыга).
Бергә: Хәлләрегез ничек, Тылсымчы әби?
Тылсымчы: Бик начар. Нишләп урманыгыз бик тәртипсез? Урманда агачларны сындырырга, чәчәкләрне таптарга ярамый бит. Безгә урман бүләк иткән хәзинәләрне юкка чыгарырга ярамый. Урманны тыңлый, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсә торган, яши торган бар нәрсәгә карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Һай, сезнең белән нишләргә инде? Менә минем тылсымлы таягым бар, шуның белән “Әдәплеләр шәһәрчеге”ндәге дусларымны чакырыйм әле, алар нәрсә әйтерләр икән?
( Җырлый-җырлый Чыпчык, әтәч һәм каз чыга ).
Тылсымчы: Яле, Әтәчкәй, бу кунаклар белән сөйләшегез әле. Алар белән нәрсәдер булган, ахрысы. Чыпчык кызым, сора әле үзләреннән, нәрсә булды икән аларга. ( Чыпчык, әтәч бию хәрәкәтләре ясыйлар).
Чыпчык: Мин бу әтәч белән дуслашырга уйламыйм, ул ягымлы түгел. Мин аңа “ Исәнме, әтәч!”– дигән идем, ә ул җавап та бирмәде.
Әтәч: Нишләп синең белән исәнләшеп торырга, мин көн саен сине күрәм бит инде.
Чыпчык: Мин бит бүген исәнләштем синең белән.
Әтәч: Миңа кичәсе дә бик җиткән.
Каз: Тукта әле, Әтәч дус, Чыпчык авырсын дисеңме инде?
Әтәч: Мин нишләп алай дип телим, юк, теләмим.
Каз: Ә нигә соң аңа “ Исәнмесез! “ дигән сүзне кызгандың? Менә тыңлагыз әле, бу хакта мин бер шигырь сөйлим.
Танышлар булмасак та,
Бер-беребезгә, баш иеп
Сәлам бирик:
“Исәнмесез! ”
Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез” дән башка сүз әйтмәдек!
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты бу дөньяда?
Ә нидән соң бер тамчы шатлык артты бу тормышта?
Димәк, “Исәнмесез” дигән сүз гади сүз генә түгел. Ул “Мин сиңа исәнлек, тынычлык, бәхет телим” дигәнне аңлата.
Әтәч: Гафу ит син мине, Чыпчык. Моннан соң мин һәрвакыт исәнләшермен.
Чыпчык: Әтәч, син дә мине гафу ит, мин бит сиңа “әй, син! “ – диеп, ямьсез итеп эндәшкән идем.
(Өчәүләп “Бәхетле булыгыз” җырын башкаралар).
Тылсымчы: Бу җырны башкалар да, отып алып, җырлап йөриләр икән. Әй, сез урман җәнлекләре! “Әдәплеләр шәһәрчеге”н күрәсегез киләме? Ләкин бер шарт бар: анда тәртипсез кешегә барырга ярамый.
Җәнлекләр: Без моннан соң бик әйбәт кенә булырбыз. Урманны да пычратмабыз, чәчәкләрне, үләннәрне дә өзмәбез, таптамабыз.
Тылсымчы: Ярый, мин сезгә ышанам. Хәзер тылсымлы зонтигымны гына карыйм да, бергәләшеп “Әдәплеләр шәһәрчеге” нә китәрбез. (Зонтигын тәртипкә китерә). Менә хәзер бар да тәртиптә. Без очабыз. Басыгыз барыгыз да минем зонт янына. Киттек, очабыз! (Музыка яңгырый. Урман декорациясе шәһәрнеке белән алыштырыла).
Тылсымчы: Менә без “Әдәплеләр шәһәрчеге”нә килеп тә җиттек.Әнә карагыз (балаларга күрсәтә), безне шәһәрнең әйбәт, әдәпле кешеләре каршы ала.
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә! Хәерле көн!
Тылсымчы: Мин яши торган шушы шәһәрдә иң ягымлы, күркәм холыклы кешеләр, җәнлекләр яши. Монда уеннарның иң матурларын гына уйныйлар. Әйдәгез әле, без дә кушылыйк аларга. (“Алия-Гөлия” уены башкарыла).
Тылсымчы: Хәзер мин бу әдәплеләрне сынап карыйм әле, чынлап та әдәплеләр микән? Мин сездән урман кагыйдәләрен сорыйм. (Урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сораулар бирелә, һәм үзе дә кайбер нәрсәләрне искәртә).
- Урманга кергәч, “ Исәнме, урман!” – диярсез.
- Кайтып киткәндә “Хуш, урман!” - әйтерсез.
- Башкалар кырмыска ояларына ялгыш басмасын дип, төрле озынлыктагы чабык-чыбык җыеп, оя өстенә салырга кирәк.
Тылсымчы: Рәхмәт, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Инде мин әйткәннәрне дә исегездән чыгармагыз. Дусларым, әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле булып үсәргә теләсәк, без ата-бабаларыбызның акыллы, зирәк кисәтүләрен хәтердән чыгармаска тиеш.
Менә алар, игътибар белән тыңлагыз.
-Ишек алдыннан урамга таба себермә, байлыгыгыз таралыр.
-Мунчада су эчмә, эчең авыртыр.
-Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер.
-Утка төкермә, авызың күгәрер.
-Чәчеңне теләсә кая ташлама, кош алып оя корыр.
(“Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.)
Тылсымчы: Менә, балалар, күрдегезме инде, “Әдәплеләр шәһәрчеге”ндә җәнлекләр дә бик әдәпле. Ә хәзер безгә хушлашырга вакыт. Сау булыгыз!
Балалар: Сау булыгыз! Безгә кунакка тагын килегез, исән-имин йөрегез!
(Матур көй яңгырый).
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 141.93 Kb |
Количество скачиваний: | 9 |