“Дүртпочмаклар һәм күппочмаклар ”

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема:     Дүртпочмаклар  һәм күппочмаклар. Максат :  - укучыларны  «дүртпочмак», «күппочмак» дигән төшенчәләр                    белән таныштыру;                 - геометрик  фигуралар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;                  -тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү.   Дәреснең бурычлары: Күппочмаклар һәм аларның элементлары турында дөрес һәм аңлаешлы күзаллау булдыру. Чагыштыру ысулын кулланып, геометрик фигураларны чагыштыра, күзәтә, анализлый алуларына ирешү. Мультимедиа ярдәмендә материалны ныграк аңларга ярдәм итү, балаларның кабул итә белү осталыкларын үстерү.     Материал: 1) дәреслек,  43 бит;  мөстәкыйль эш дәфтәре, 91 бит                     2) тарату материаллары белән конверт                     3) ноутбук , «Геометрия иленә сәяхәт»  темасына презентация                                                                Дәрес барышы. I.                   Оештыру өлеше Кыңгырау шалтырый һәм тына -        Дәрескә чакыра ул безне. Яңалык белергә, ачышлар ясарга Әзерме биредә һәрберсе? Укытучы әйткәне син тыңла, Биремнәр бик җайлы түгелләр. Игътибар бик кирәк бүгенгә, Шат булсын, саф булсын күңелләр. - Математика дәресебезне башлыйбыз.Барыгыз да дәрескә әзерме?       Бүгенге  дәресебез безнең гадәти генә дәрес түгел, ә сәяхәт-дәрес.  Без  бүген Геометрия дигән илгә сәяхәткә барабыз. - Кем белә, «геометрия» сүзе нәрсәне белдерә? - Грек теленнән тәрҗемә иткәндә «Гео» - җир, «метрия» - үлчәү дигәнне белдерә икән.Бу фән Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Безне бүгенге сәяхәткә әкият  герое – тылсымчы да озатып барачак. - Кем дә булса таныдымы, кем бу? - Хоттабыч карт бик карт тылсымчы икән, инде аның белемнәре искергән, шуңа күрә ул бүген безнең дәрсебезгә килгән һәм хәзерге замана балалары дәресләрдә нәрсә белән шөгыльләнәләр, нәрсәләр өйрәнәләр  икән дип беләсе килгән.Ә без аңа үзебезнең нәрсәләләр белүебезне күрсәтербез. - Дәрес – сәяхәтебезнең картасы – без булырга тиешле тукталышлары турында белеп китик әле. - Без үтәсе юл нинди фигураны хәтерләтә?  (-  Сынык сызык) - Аның ничә буыны бар? (6) - Ничә түбәсе бар? (7) - Безгә юлыбызда 7 тукталышта булырга туры килер.Бу тукталышларның  һәрберсендә безгә төрле биремнәрне үтәргә кирәк.  Сез сәяхәткә әзерме?      
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 31.42 Kb
Количество скачиваний: 20
Просмотров: 123

Похожие материалы