«Иң кадерле кеше - әни»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
1 а. б.    Ана назы - җирдә ул мәңгелек,              Мәңгелек җыр- бишек җырыгыз.              Без узасы юлда маяк булып              Гомер буе балкып торыгыз.1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте беләнхәят биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы Анада . Анадан башка шагыйрь дә , анадан башка батыр да булмый. Аналарга дан! 2 а. б. Әнием! Әнкәем!Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен- төнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны.2 а.б. Пусть день твой будет          Солнечном прекрасным.          И розами твой будет устлан путь.          И каждый вечер-звездным,          Чистым, ясным.           О, мама!          Всегда счастливой будь!1 а.б. Газиз әнкәй!         Иң сөйкемле күзләр-синеке!         Йомшак, җылы куллар-синеке!         Иң-иң татлы сүзләр-синеке!         Җан изрәткән җырлар-синеке!         Синсез дөнья күрмәс идек,         Синсез берни белмәс идек,          Синсез берни кылмас идек,         Синсез кеше булмас идек!2 а.б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,          Чәчәк букетлары корыр ул.           Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,          Югалтмассыз, мәңе торыр ул. Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең мең рәхмәт сезгә!
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 15.83 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 140

Похожие материалы