Дуслык серләре

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

"10 нчы сыйныфта үткәрелгән «Дуслык серләре» дигән темага бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресе.

Дәреснең максаты:

1. Белем бирү максаты:

Укучы өчен:

  • а) үзеңнең дустың турында сөйли белүне камилләштерү; аның тискәре, уңай сыйфатларын күрсәтә белү;
  • б) дус була белү серләрен (кагыйдәләрен) сөйли белүне камилләштерү.

Укытучы өчен: Үстерү максаты: гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Тәрбия максаты: дус була белү сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: Дәреслек: татар теле. 10 нчы сыйныф.

Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан:“Мәгариф” нәшрияты, 2009 нчы ел, 62 – 63 бит, компьютер, карточкаларда иҗади бирем, карандашлар (фломастерлар), дәреслек, сүзлек, кагыйдәләр таблицасы.

"Выдержка из материала:

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресе.

Максат:

1. Белем бирү максаты: Укучы өчен:а) үзеңнең дустың турында сөйли белүне камилләштерү; аның тискәре, уңай сыйфатларын күрсәтә белү; б) дус була белү серләрен (кагыйдәләрен) сөйли белүне камилләштерү.Укытучы өчен: Үстерү максаты: гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Тәрбия максаты: дус була белү сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: Дәреслек: татар теле. 10 нчы сыйныф.

Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан:“Мәгариф” нәшрияты, 2009 нчы ел, 62 – 63 бит, компьютер, карточкаларда иҗади бирем, карандашлар (фломастерлар), дәреслек, сүзлек, кагыйдәләр таблицасы.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру. Укытучы. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? 

- Кәефләребез яхшы,Балкыган кояш кебек.Татар телен – Тукай теленӨйрәнергә дип килдек.Укучылар укытучыга, бер-беренә хәерле көн телиләр.

- Дәресебезне башлыйбыз. (Дәреснең темасын билгели). 

- Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башладык?

- Дуслык.

- Дуслык турында сөйләшүне дәвам итәбез. Бу дәрестә безнең ике бурычыбыз бар:

  1. Дуслар турында сөйли белү күнекмәләрен үстерү.
  2. Дус була белү серләрен (кагыйдәләрен) сөйли белүне камилләштерү.

Дәресебезнең темасы: “Дус була белү серләре”. Русча вариантын ничек әйтер идегез?

- “Тайны дружбы”, “Тайны умения дружить”, “Секреты умения дружить” ...

II. Актуальләштерү.

"1.Укытучы. 

- Башта өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк, чөнки алар дусларыгыз турында сөйләгәндә кирәк булачак. (Экранда кабатланасы сүзләрнең я татарчасы, я русчасы гына бирелә. Укучылар тәрҗемә итәләр.)

  • Битараф – равнодушный көчле - сильный
  • Ялагай - подхалим үзсүзле - упрямый
  • Тыйнак – скромный гадел - справедливый
  • Җитди – серьёзный ярдәмчел - отзывчивый
  • Кешелекле - человечный тырыш - старательный
  • Игътибарлы – внимательный ялкау - ленивый
  • Горур – гордый

-Укучылар, искә төшерәбез, транскрипция билгеләре ни өчен кирәк? 

- Сүзләрне дөрес уку һәм әйтү өчен.- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тактага транскрипция билгеләре белән язабыз, сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлыйбыз.

"2. Төркемнәрдә эш.

Укытучы. Дустыгыз турында сөйләү өчен, сезгә кеше характерында булган уңай һәм тискәре сыйфатларны искә төшерергә кирәк. Сез 2 төркемгә бүленәсез. Сезнең алда кәгазь битләре. Беренче төркем уңай сыйфатларны, икенче төркем тискәре сыйфатларны җыя. Аннан соң бер-берегезне тикшерәсез, өстәмәләр кертәсез (дополняете друг-друга)

"3. Экран аша төркемнәрдәге эшнең нәтиҗәсе тикшерелә. 

Уңай сыйфатлар: Тискәре сыйфатлар:тыйнак ялкаукешелекле битарафҗитди үзсүзлеигътибарлы ялагайтырыш игътибарсызкөчле кешелексезгадел саранхыянәт итми хыянәт итәярдәм итә (ярдәмчел) ярдәм итмиуртаклаша уртаклашмыйсер саклый сер сакламыйаңлый аңламый4.Ситуатив күнегүләрне эшләү. Укытучы. - Төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Дүрт төркемгә бүленәбез. Ситуатив күнегүләрне укыйсыз, сөйләм үрнәген уйлыйсыз. Җавап биргәндә бер-берегезне тыңлыйсыз, төзәтәсез.

  1. Как скажете о том, что ваш друг человечный, поэтому вы его уважаете.
  2. Как скажете о том, что ваш друг может хорошо учиться, но он лентяй.
  3. Как скажете о том, что ваш друг упрямый и поэтому вы часто ссоритесь.
  4. Как скажете о том, что Катя старательная ученица, поэтому экзамены сдала хорошо.(Әгәр укучылар ситуатив күнегүләргә җавап бирергә кыенсыналар икән, карточкалар алыштырыла, җаваплар берничә кабат тыңланыла.) 
  5. Билгеләр кую.Укытучы. 

- Укучылар, төркемнәрдә эш әлегә төгәлләнә, үзара билгеләр куегыз. Билгеләрне дәрес азагына кадәр онытмас өчен язып куегыз.

III. Өй эшен тикшерү. 

1. Укытучы. Дәреслектәге план буенча дустыгыз турында сөйләргә өйрәнергә иде. Һәрберебез яхшы сөйләсен өчен, парларда репетиция ясап карагыз. Берегез сорау, икенчегез җавап бирә. (дәреслек 60 бит, 8 бирем) 

- Синең дустың бармы?

- Ни өчен син аны үзеңнең дустың дип саныйсың?

- Дустыңның сиңа барлык характер сыйфатлары да ошыймы? Ниндиләре ошый? Ниндиләре ошамый?

- Син дустыңа һәрвакытта да дөресен сөйлисеңме?

- Син дустыңның начар сыйфатларын үзенә әйтә аласыңмы?

- Сиңа дустың хыянәт итсә, син аны кичерә аласыңмы?

- Сез бергә нәрсәләр эшлисез?

2. Укытучы. 

- Ә хәзер үзегез сөйләп карыйсыз. Бер-берегезне тыңлагыз, бер-берегезне кабатламаска тырышыгыз.( Старайтесь не повторять друг-друга, потому что вы все разные и дружете по разному. При оценивании учитывается оригинальность ответов.)

3. Җаваплар тыңланыла. Укучылар белән киңәшләшеп билгеләр куела.

IV. Төп өлеш.

Дус була белү серләрен сөйли белергә өйрәтү.

1. Укытучы. 

2. - Ребята, мы выполнили первую задачу урока. Какая наша вторая задача? Какая у нас тема урока? 

- “Дус була белү серләре”. 

- Русча вариантын ничек әйтер идегез?

- “Тайны дружбы”, “Тайны умения дружить”, “Секреты умения дружить” ...

- Искә төшерәбез, дус була белү өчен без нинди кагыйдәләр өйрәнгән идек? Ә кагыйдәләрне әйтү өчен башта фигыльнең инфинитив формасын искә төшерәбез. Таблицалар белән эшлибез. (Укучылар таблицалар аша фигыльнең инфинитив формасын искә төшерәләр, шулай ук ярый, ярамый, кирәк, кирәкми, тиеш, тиеш түгел модаль сүзләрнең фигыльләрдән инфинитив формасын таләп итүләре искә төшерелә.)

3. Укытучы. 

- Экранга карагыз. Дус була белү кагыйдәләрен искә төшерәбез. (Әгәр сыйныфтагы укучылар уку сәләтләре буенча көчле икән, алар кагыйдәләрне үзләре язып бетерәләр. Әгәр уку сәләтләре уртача дәрәҗәдә икән, кагыйдәләрне укырга гына да мөмкин)(Җөмләнең башы бирелгән, сез дәвам итәсез)

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 73.5 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 109

Похожие материалы