"Елак батыр" балалар өчен комедия

Предмет: Математика
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы

Ленино гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

“Елак Батыр”

(Мәктәп сәхнәләре өчен ике бүлектән торган

комедия)

 

Сәхнәгә куючы режиссер: Ленино мәктәбенең татар теле

укытучысы Зөлфия Галиакбәр кызы Хәсәнова.

 

Максат: Балаларда сөйләм телен үстерү; өлкәннәрне, яшьтәшләрне, әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәт итү күнекмәләре булдыру; укучыларда намуслылык, ярдәмчелек, шәфкатьлелек, игътибарлылык, гаделлек тәрбияләү; татар теленә кызыксыну уяту.

 

Катнашалар:

Рәсим – 6-нчы сыйрыф укучысы, ялкау малай.

Илнур – 5-нче сыйныф укучысы, ударник. Шул ук Шүрәле дә

Алмаз

Рәдиф                      6-нчы сыйныф укучылары

Асия

Гөлгенә

Класс җитәкчесе

Миңнегөл– Рәсимнең әнисе

Хәрниса әби

 

 

 

 

I пәрдә

                                      

Рәсим (ачу белән сумкасын бәрә). Эх, туйдым да соң шушы укудан. Шушы сумканы күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирер идем. (Җиргә сузылып ятып, бар тавышка магнитофонын кабыза.) Ярый әле, мәктәбе үзебезнең авылда түгел. Көн саен өеңә килеп аптыратырлар, өйдәгеләр мәктәпкә барырлар иде. Ә болай рәхәтрәк. Ичмасам, рәхәтләнеп ял итә – итә барасың. Берәр сәгатькә соңга калырга, берәр сәгатьтән кайтып китәргә дә була. Шулвакыт Илнур күренә. Рәсимне күрмичә узып китә башлый. Рәсим аяк чала.

Рәсим. Әй, малай, дәү үстеңмени? Абыеңны да күрми башлагансың. Әллә тегеләр коткысына бирелдеңме?

Илнур. Күрмәдем шул. Уйланып кайта идем әле.

Рәсим. Нәрсә? Яңа Америка ачарга җыенмыйсыңдыр бит?

Илнур. Юк ла... Математикадан олимпиада өчен мәсьәләләр чыккан, шуларны уйлыйм.

Рәсим. Юк белән баш ватасың, энекәш. Галимнәр үзләре чишсеннәр.

Үзләре чишә алмыйлар да безгә бирәләр.

Илнур. Син бигрәк инде, бала – чага кебек. Галимнәр бит аларны безнең белемебезне сынар өчен, зиһенебезне арттырыр өчен чыгарганнар.

Рәсим. Я, әйт әле, Пифагор: борынгы кешеләр мәсьәләләр чишеп баш ватканнармы? Белмәгәннәр дә алар математиканы. Кирәкмәгән дә.

Илнур. (читкә карап). Хайваннарга хәзер дә математика кирәкми. (Рәсимгә.) Ул вакытта бит кешеләр безнең шикелле булмаганнар. Әллә Мисырдагы пирамидаларны математикасыз гына төзегәннәр дип уйлыйсыңмы?

Рәсим. Я, ярар, бик күп беләсең икән. Укы, исәплә, профессор булырсың. Синең ишеләр булганда, миңа да җиңелрәк булыр.

Илнур. Ничек җиңелрәк?

Рәсим. Шундый зур кеше булгач, Рәсим абыеңны да онытмассың бит иңде. Кешегә ярдәм итәргә кирәк. Аңладыңмы, Пифагор? (Икесе дә бераз сүзсез торалар.)

Илнур. Рәсим абый, киләчәктә безнең кебек малайлар мәктәпкә нәрсә белән йөрерләр икән? Ул вакытта, мөгаен, ракеталарда йөрерләрдер, ә? Менә кызык булыр.

Рәсим. Мин сиңа әйттем бит инде, профессор. Минем киләчәктә эшем юк. Миңа бүгенгесе кадерле. Менә бүген утырып йөрсәң икән ул нәрсәгә булса да.

Илнур. (китә башлый, кинәт борылып килә). Рәсим абый, җен-пәриләр чынлап та бармы икән ул?

Рәсим. Минем күргәнем юк. Бар, юк-бар белән аптыратып йөрмә әле. (Илнур китә башлый). Әй, профессор, тукта әле, тукта. Беркөн түбән оч Гыйльми түти мунчадан чыкканда убыр күргән ди.

Илнур. (йөгереп килеп). Убыр күргән? Ни төсле ди? Аны сиңа кем әйтте?

Рәсим. Анысы сиңа кирәк түгел. Иләк кебек ут кыяфәтендә ди. Гыйльми түти артыннан бертуктамый  бара икән.

Илнур. Син шуңа ышандыңмы?

Рәсим. Ышанмый ни, беркөн теге Ташкирмәннең Иван дәдәйгә дә урманда Шүрәле очраган ди. Иван дәдәй көч-хәл белән генә качып котылган.

Илнур. Рәсим абый, ә сиңа очраса шул Шүрәле, нишләр идәң?

Рәсим. Миңа очрасамы? Миңа очраса, мәктәпкә бер дә җәяү бармас идем әле.

Илнур. Ничек алай?

Рәсим. Шуңа атланып барыр идем. (Атка атланган хәрәкәтләр ясый. )

Илнур. Ай-һай йөрәк синдә, Рәсим абый.

Рәсим. Белеп кенә бетермиләр Рәсим абыеңны. Әгәр белсәләр, һаман миңа бәйләнмәсләр иде.

Илнур. Мин синең шикелле үк булдыра алмас идем. Ярар, мин киттем әле. Шигырь дә ятлыйсым бар.(Чыга башлый). “Нәкъ Казан артында...” (Чыга.)

Рәсим. Эш Шүрәледә түгел әле, аннан хәтәррәге бар. (Сумкасын актара башлый, үзе як-ягына карана, чүгәли.)

Шул вакыт Алмаз, Рәдиф, Асия, Гөлгенә керәләр. Туктап калалар. Рәсим аларны күрми

Алмаз. Әһә, бу мактанчык моңда икән.

Рәдиф. Карап торыйк, нишләр икән?

Асия. Менә монда гына чүгәлик. (Агач артына яшеренәләр.)

Рәсим. (көндәлеген ала). Яратам Ринат абыйның шушы гадәтен. Бүген дә “1”ле куйган, ә башкалары “2”ле куйган булалар. Үзләренчә, миңа файда итмәкче булалардыр инде. Белмиләр шул алар минем хәлне! “2”лене берничек тә төзәтеп булмый. Ә “1”лене “4”кә төзәтү минем өчен чүп тә   түгел. Хәзер менә ялт иттереп төзәтеп тә куябыз. Шуның өчен әтидән – “молодец” белән 50 сум акча, әнидән конфет эләгәчәк. (Сумкасын алып китмәкче була, шулвакыт Хәерниса әби күренә.)

Хәерниса. Кая гына китеп югалды икән инде. Бәйләп куйган җирдән юкка

чыккан бит. (Рәсимне күреп). Улым, бу тирәдә арканын сөйрәп йөргән, муенында кыңгыравы да булган да бер матур бозауны күрмәдеңме?

Рәсим. (үз-үзенә). Менә батырлык эшләргә җай да чыкты. Юк, әби,

күрмәдем. Эзләшимме соң? Нинди дисең әле?

Хәерниса. Муенына мәрхүм әтиемнән калган, бабам Мәкәрҗә

ярминкәсеннән алган муенчакка җиз алка белән картымның абыйсы матрус

булган чакта алып кайткан аркан тагылган. Ул арканның очында күршебез Галиәхмәт очлап биргән имән казык, ә ...

Рәсим. (әбине бүлдереп). Әби дим, кыскарак кына булмыймы? Бозавың

нинди?

Хәерниса. Ә бозавым үзе инде, балакаем, нәкъ песи баласы: юаш кына, муенында муенса кебек матур булып кара сызык сузылган, каш араларында да кара тап бар. Ул күзләрен күрсәң, зәп-зәңгәрләр үзләре, инде колаклары,

аяклары...

Рәсим. Әби, ә тапсам, нәрсә бирәсең?

Хәерниса. И балакаем, бик куркам. Урманга фәләнгә кереп, агачка чорналып, уралып буылып үләр дип куркам. Әнә күрше авылның...

Рәсим. Әби, ә тапсам, нәрсә бирәсең?

Хәерниса. Табыш кына, балакаем. Нәрсә сорасаң да кызганмас идем әле. Рәхмәт инде, балакаем, ярдәмгә әзер торасыз. Бигрәк игелекле булып үсәсез инде. Беркөнне...

Рәсим. (читкә). Әһә, җае чыкты. Җәяү йөрү бетте болай булгач, теге

армиядәге оныгының матаен сорыйм. Аннары абыең оча гына матайда. Чылтыр-чылтыр – син күр, мин күр, әби.

Хәерниса. Кая гына китте икән иңде?

Рәсим. Кайгырма, әби, бозавың табылыр. Әби, әгәр тапсам, Гыйльметдин абыйның иске матаен кызганмассың бит инде, ә?

Хәерниса. Атай. Бирермен, балакаем, бирермен, табыш кына.

Рәсим (үз-үзенә). Эшләр пеште болай булгач. Син, әби, теге якка бар, ә мин бу якка. (Мотоциклда барган хәрәкәтләр ясап чыгып китә. Яшеренгән җирдән башкалар чыга.)

Рәдиф. Күрдегезме? Оятсызлыкның чигенә чыкты бу.

Алмаз. Әле бүген генә сүз бирде бит: үземне яхшы, үрнәк тотармын диде.

Асия. Сүз бирергә оста ул.

Гөлгенә. Картаны да ел башыннан бирле өйрәнәм дип әйтә дә, һаман әле Австрия белән Австралияне, Арктика белән Антарктиданы аера алганы юк.

Рәдиф. Тагын монда килә. Әйдәгез, карагач, карагач спектакльне ахырына кадәр карап бетерик инде.(Яшеренәләр).

Рәсим (аркан сөйрәп керә). Әйдә инде, әйдә. Менә хәзер шушында бәйләп куйыйм әле мин аны. Бозавы да табылды, бавы да куренмәс. Ә әби эзләсен әле бераз. Карт кешегә җәяү йөрү файдалы диләр бит. Мин шул арада кайтып ашап килим. Бүген эш күп булачак. Матайда да чабасы булыр.(Китә). Башка балалар качкан җирләреннән чыгалар.

Рәдиф. Күрдегезме? Әйттем бит нәрсә булса да кыла бу дип.

Асия. Нишләтергә инде бу Рәсимне, ә?

Гөлгенә. Бөтен мәктәпкә тап төшерә бит ул.

Алмаз. Акылга утырырлык итеп кызык итәргә кирәк аны.

Асия. тәртибе дә, белеме дә юк бит аның. Беркөн әдәбият дәресендә “Маякча кызы” н Г.Тукай язган дип сөйләгән иде, бөтен класс шаркылдап көлде.

Алмаз. Математика дәресендә дә ½ не 0,5 тән зуррак дип әйтеп салды.

Гөлгенә. Нишләтергә соң инде аны? Чынлап та кызык итәргә кирәк.

Рәдиф. Кызык итәргә? Әйтергә генә ансат. Ә нишләргә соң?

Алмаз. Уйлыйк. Без бит күбәү. Эшләтик бераз башларыбызны.

Асия. Ул бит әле мактанчык та. Өченчекөн бөтен бала-чаганы җыйган да әй мактана: имеш, ул Су анасын күргән. Су анасы аңа үзенең тарагын биреп торган. Ә ул тамчы да курыкмаган.

Рәдиф. Ә су буеннан бака тавышыннан куркып елый-елый йөгергәнен әйтмәгәндер әле.

Гөлгенә. Күп инде аның андый хикмәтләре. Беркөнне...

Алмаз (бүлдереп). Әйдәгез, болай итик. Хәерниса әбиенең бозавын үзенә илтеп бирик. Ул бозавы табылгвнны Рәсимгә әйтмәсен.

Рәдиф. Шуннан соң нишлибез?

Алмаз. Шуннан... Безгә Г.Тукай үзе ярдәм итәчәк. Шуннан бозау урынына бер Шүрәле бәйләп куябыз.

Асия.  Кайдан алабыз ул булмаган Шүрәлене? Оныттыңмы?

Алмаз. Анысы шулай. Менә шул ялган безгә чынбарлыкны ачарга ярдәм итәчәк.

Балалар (бергә). Ничек?

Асия. Тизрәк әйт инде.

Алмаз. Беребез Шүрәле булып киенә. Без аны бозау урынына бәйләп куячакбыз. Калганын инде соңыннан күрербез.

Барысы бергә. Әйбәт. Әйдәгез, шулай эшлик. Менә кызык булыр!

Рәдиф. Ә бу рольне кем башкарыр икән?

Гөлгенә. Андый эшләргә 5 нчедәге Илнур бик оста инде.

Алмаз. Булды. Хәзер үк Илнурны эзләп табыйк. Киттек.

Асия. Киттек. Ашыгыйк.

 

II пәрдә

Шул ук аланлык. Шулар ук һәм җитәкчесе, Хәерниса әби, Миңлегөл апа.

 

Рәдиф (сөйләнә-сөйләнә керә). Менә хәзер сез үз күзләрегез белән күреп ышаначаксыз.

Укытучы. Ничек алай шундый ямьсезлекләрне эшли алды икән ул?

Миңлегөл. Әйтәм аны, аннан-моннан гына капкалап чыгып йөгерде. Менә нәрсәдә булган икән хикмәт.

Укытучы. Буген үк бөтен сыйныфны җыярга кирәк.

Хәерниса. Мин тагын шундый, әбекәй дә, әбекәй дип, һәрбер эшемне эшләргә торган малайны күреп, бигрәк әйбәт,  игелекле бала дип, рәхмәт укый-укый тынычлап  кайтып киттем. Гыйльметдинемнең матаен да кызганмыйча бирмәкче булдым.

 Алмаз. (аркан сөйрәп керә. Аның артыннан Шүрәле булып киенгән Илнур керә). Син Шүрәле, менә шушында Рәсим абыеңны көтеп тор инде. Кара аны, сыңатма.

 

 

Илнур-Шүрәле. Тырышырбыз. Минем аның белән үземнең исәп-хисап та бар әле. Әнә үзе килә бугай.

Рәдиф. Әйдәгез, без хәзер менә шушында качып торыйк. Хәзер безнең алда тормышчан спектакль булыр. (Яшеренәләр. Рәсим керә. Шат) 

Рәсим. Тиздән бөтен малайның күзе миндә булачак инде. Урам буйлап матайда җилдертү бөтен малайга да эләкми шул ул. (Бозау тавышы ишетелә.) Ә, ятасыңмы? Рәхмәт инде сиңа, дускай. Син бит мине матайлы итүче. Рәсим абзаң онытмас сине. Бәлки тагын кирәк булырсың. Кирәк әйберләр чыгар әле. Әбиләрдә кинолык акча да бетми. Шулвакыт тагын сине искә төшерермен. Я, әйдә Хәерниса әбиеңә (арканны алып сөйри башлый, сикереп шүрәле чыга, Рәсим куркып егылып китә). Нәрсә бу? Мин бит... Мин бит монда бозау бәйләдем... Ә бу...

Шүрәле. Һич тә шикләнмә, егет, Мин карак угры түгел.

Рәсим. Ә... ә... н... н... нәрсә?

Шүрәле. Юл да кисмимен, шулай да Мин бит үк тугры түгел.

Рәсим. Әллә кеше төсле сөйли инде?

Шүрәле. Я, нигә курыктың? Син бит миңа атланып йөрисе идең.

Рәсим. Ничек булды соң әле бу? Ә... ә бозау?

Шүрәле. Мин – син бәйләп куйган бозау.

Рәсим. Син... бозау?

Шүрәле. Әйе, Хәерниса әбинең бозавы. Тик Шүрәлегә әверелдем.

Рәсим. Ничек. Ә... әверелдең?

Шүрәле. Шулай. Син бит әллә нинди булмастай хәлләрне булган итеп сөйлисең. Синең ялганың мине дә Шүрәлегә әверелдерде.

Рәсим. Ә хәзер нәрсә булыр?

Шүрәле. (бармаклары белән кытыклау хәрәкәте ясап). Хәзер мин сине урманга, Шүрәлеләр янына алып китәм.

Рәсим. Зинһар, дим, Шүрәле абый, бу юлга гына калдыр инде (еламсырап). Мин икенче болай булмам...

Шүрәле. Икенче болай булмам дисеңме?

Рәсим. Чын... чынлап әйтәм. Сүз бирәм. Икенче... булмам.

Шүрәле. Ярар, карарбыз. Тик бер шартым бар.

Рәсим. Әйт кенә, нинди шарт булса да күнәм.

Шүрәле. Хәзер син миңа кайчан һәм кайда, кемгә нинди ярамаган эшләр эшләвеңне сөйләп бир.

Рәсим. Шуннан соң җибәрәсеңме?

Шүрәле. (үлчәү хәрәкәтләре ясап). Үлчәүгә салып карармын. Яхшылык җиңсә – җибәрәм. Начарлык җиңсә – юк. Яшермә. Аннан файда юк. Мин барыбер барысын да беләм. Башла. Мин сызык сыза барам. Соңыннан үзең санарсың (таяк алып сызарга әзерләнә.)

Рәсим. Мин ни... ни мин...

Шүрәле. Ниләрсез генә, нәкъ алдагандагыдай сөйлә.

Рәсим. Ни... Мин бүген, бүген мин Хәерниса, Хәерниса әбине алдадым.

Шүрәле. Ни өчен?

Рәсим. Матаена кызыктым.

Шүрәле. Бер сызык. Тагын?

Рәсим. Тагын... Көндәлегемдәге билгемне төзәтеп куйдым.

Шүрәле. Тагын өч сызык.

Рәсим. Ә... Ә ни өчен өч?

Шүрәле. Чөнки син берьюлы өч кешене: әти-әниеңне, класс җитәкчегезне алдагансың. Тагын?

Рәсим. (як-ягына каранып). Өченчекөн Илнурның китабын суга тондырдым.

Шүрәле. Ни өчен?

Рәсим. Китабын күтәргән дә шигырь ятлаган булып артымнан йөри.

Шүрәле. Тагын?

Рәсим. Мәктәпкә соңга калып барам, иртә кайтап.

Шүрәле. Кайда? Нишләп йөрисең?

Рәсим. Шушы аланда берничә малай уйныйбыз.

Шүрәле. Монда? Ничек уйныйсыз?

Рәсим. Карта уйныйбыз. Аннан...

Шүрәле. Я, я (сызык сыза бара).

Рәсим. Тәмәке тартабыз.

Шүрәле. Җитәр. Инде хәзер яхшылыкларыңны сана.

Рәсим. (еламсырап).  Яхшылык... Ә нәрсә соң ул?

Шүрәле. Син моны үзең белергә тиеш идең.

Рәсим. Шүрәле абый, җибәр инде бу юлга гына.

Шүрәле. Менә син әйт әле, хәзер син нишләргә тиеш?

Рәсим. Белмим.

Шүрәле. Белмисең икән, үзеңә үпкәлә. Мин сине урманга алып китәм. Анда минем иптәшләрем кети-кети уйнарга күптән көтәләрдер инде. “Булганымдыр кытыклап адәм үтергән чакларым”.

Рәсим. Шүрәле абый дим, зинһар, калдыр инде. Әнием дә елар.

Шүрәле. Хәзер әниең исеңә төштемени? Ул бүген сиңа нәрсә эшләргә кушкан иде?

Рәсим. (бераз уйлап тора). Су алып кайтырга, аннан...

Шүрәле. Ә син?

Рәсим. Мин кызлар түгел, дип чыгып качтым шул.

Шүрәле. Ә укытучың нәрсә дигән иде?

Рәсим. Картларга ярдәм итәргә дигән иде.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 71.5 Kb
Количество скачиваний: 26
Просмотров: 185

Похожие материалы