Материал «Элифба бэйрэме» автора Хамматова Лилия Ильдаровна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Әлифба бәйрәме Җыр: “Саумы, кояш” А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. 1 б. Күңелләр шатлыклы булганга Без җыелдык бүген бу залга. Әтиләр-әниләр, карагыз: Без бергәләп күңел ачабыз. 2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да Ә шулай да, ә шулай да Иң шәп бәйрәм – балачак. Ә тагын да шәбрәге Әлифба бәйрәме булачак. 3 б. Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме? Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме! 4 б. Бу матур бәйрәмгә Кушыл, дус, әйдәле! Мәктәпне гөрләтсен Әлифба бәйрәме! Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” 5 б. Без бит әле быел гына Мәктәпкә диеп килдек. Ә аңарчы көн буена Бакчага йөргән идек. 6 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,