Изгелек җирдә ятмый

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Максат: укучыларны игелек хисләре белән таныштыру. Бурычлар: балаларга  игелекле адымнар ясарга этәргеч ясау, әдәпле сүзләр турында белемнәрен арттыру, тормышта кулланырга өйрәтү, үзләренең һәм әйләнә –тирәдәгеләрнең  эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур сөйләм телен үстерү, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам итү, әйләнә – тирәдәгеләргә хөрмәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.  Методлар: проблемалы – эзләнү, сүзле –күрсәтмәле,практик. Шөгыльнең этаплары бер – берсе белән логик яктан бәйләнгән, төгәлләнгән.Эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек итеп төзелде. Шөгыльне әңгәмә, тематик уен элементлары кертеп алып бардым. Уен элементлары һәр баланы кызыксындыра, җәлеп итә, логик фикерләвен  игътибарын, күзаллавын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Темага кызыксыну уяту өчен, материалны балаларга мәҗбүри тагып түгел, әңгәмә барышында укучылар үзләре мисаллар ярдәмендә яхшыны начардан аерырга өйрәнерлек итеп алдым. Компьютер презентациясе, видеоролик балаларның төрле яклап үсешенә, танып – белүләрен, кызыксынуларын арттыру максатыннан кулланылды.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 26.42 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 149

Похожие материалы