Классный час «Гомере аның моңлы бер җыр « (Муса Джалиль)
| Предмет: | Начальные классы |
|---|---|
| Категория материала: | Другие методич. материалы |
| Автор: |
Сарварова Чулпан Мирзашариповна
|
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Тема: Гомере аның моңлы бер җыр .
Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләренә салынган асыл фикерне табу,сөйләм телен баету, рольләп әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү,язучы иҗатына, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, китаплары, җәнлекләр рәсеме, компьютерда слайдлар, тестлар, тукталышлар өчен тау, өй, урман, һәйкәл, бакча рәсемнәре.
Әйдәгез әле, искә төшерик. Без нинди язучыларны беләбез?
- Бик дөрес укучылар.Безнең язучыларыбыз бик күп. Шулар арасында М.Җәлил дә бар.Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.- Бүгенге сәяхәтне без М.Җәлилнең кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.- Балалар, сәяхәт итәбезме? Әзерме соң сез, сәяхәткә.Яле сынап карыйк.Ромашка таҗларына язылган сорауларга җавап бирү.
- Менә ,балалар, Беренче капкага да килеп җиттек.Игътибар белән карагыз.Бу куе урман аша андагы яшеренгән шигырь геройларының исемнәрен белсәк кенә үтә алырбыз.
| Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
|---|---|
| Размер: | 58,5 КБ |
| Количество скачиваний: | 11 |