«Тамчы-шоу» для начальных классов
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Ибрагимова Люция Фаридовна
|
Тамчы шоу
Тема: Туган ягым Татарстан
Максат:
Җиһазлау: Артышлык сүзе язылган карточка, туган ил турында мәкальләр, ноутбук, проектор Барышы.
- Карлыгачларның туган ил буйлап сәяхәтендә январь ае “Туган ягым Татарстан” исеме астында үтте. Шуңа күрә дә бүгенге бәйгебез шушы темага багышланыр.
- Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.
Сораулар: Татарстан Республикасы президенты (Р.Минниханов)
Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)
Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)
Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)
Казан уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)
Үзе шәһәр, үзе балык (Алабуга)
Сәгать эшләнә торган шәһәр (Чистай)
Татарстандагы иң зур елга (Идел)
Районыбыз исеме (Арча)
Мәктәп урнашкан урам ( Пионер)
Безнең мәктәп директоры ( Р.Р.Кавиева)
Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)
Ашыт елгасы башында урнашкан авыл (Ашытбаш)
Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)
-Икенче тур “Игътибарлылык” дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.“Тапкырлар” командасына- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр? (2 юлбарыс, ята)“Зирәкләр” командасына- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?
-Дүртенче тур. “Бул зирәк!” Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.Артышлык.Сез артышлык турында ниләр беләсез? Командалар җавабы
Артышлык – табигатнең иң гүзәл урыны. Артыш куаклары күп үскәнгә аны шулай атаганнар.Артыш-мәңге яшел куак-агач. Вак ботакларын кыска, нәфис ылыслар каплый.Артыш – чыдам, озын гомерле агач. Безнең якларда 300ел чамасы яши.
Артышлар бер тирәдә бергә үсәргә яраталар. Куаклардан тирә-юньгә хуш ис бөркелә. Артыш һавага кеше өчен бик файдалы матдә бүлеп чыгара. Димәк, артыш без сулый торган һаваны сафландыра. Юкка гына Артышлыкны “Ашытбаш авылының үпкәсе” дип атамаганнар.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 55 Kb |
Количество скачиваний: | 17 |