Классный час по теме «Сәламәтлек-матурлык билгесе»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Бу чарада мин укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезне тотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү,сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләүне максат итеп алдым.

Гиппократ әйтүенчә ”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек һәм матурлык баскычлары аша үттек.

Дөрес туклану –сәламәтлекнең нигезе.Ашауның табигатьтән килгән үз кагыйдәләре бар.Ә кагыйдәләрне үтәү организмны азык калдыклары белән күмелүдән саклар.Кешенең азыгы җиләк-җимеш,яшелчәләрдән,сөт,ит ризыкларыннан торырга тиеш.Сәламәтлекне саклауга өндәүче табибларның мондый киңәшләрен үтәргә кирәктер дип балаларны кызыксындырырга тырыштым.

Тема: Сәламәтлек-матурлык билгесе.

Максат: Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезне тотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү,сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү. 

Җиһазлау:

  1. Сәламәтлек баскычлары”
  2. Мәкальләр
  3. “Көндәлек режим”,”Хоккейчылар” шигырьләре 
  4. Девиз:”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”Гиппократ Класс сәгате барышы:

Укытучы: Укучылар,без чираттагы сыйныф сәгатебезгә җыелдык.

Бүген сүзебез сәламәт яшәү рәвеше,аның уз-узебезне тотышыбызга бәйле булуы турында барыр. Класс сәгатебезнең темасы :

СӘЛАМӘТЛЕК-МАТУРЛЫК БИЛГЕСЕ

2 укучы: Ә менә тагын да җайлырак юлын беләсеңме?Өйрәтимме?Йокыдан торасың,иртәнге ашны ашыйсың-саф һавада йөрисеңИкенче иртәнге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисеңКөндезге ашны ашыйсың,саф һавада йөрисеңЧәй эчәсең-саф һавада йөрисеңКичке ашны ашыйсың һәм арып-талып йокларга ятасың.

1 укучы: Болай булмый,мондый режимда яшәсәң ялкау,белемсез,авыру булырсың.

2 укучы: Юк,дөрес әйтмисең.Без бит режимны әби белән бергә үтибез.Йокыдан мин торам.Әби зарядка ясый,урынны җыя.Иртәнге ашны мин ашыйм,саф һавада мин йөрим.Шулай дәвам итә инде.

1 укучы: Әй-яй сиңа оят түгелме?Дусларым,ул дөрес эшлиме икән?(Укучылар фикере тыңлана)

Укытучы:Гел ял итеп кенә йөреп,ашап,саф һавада йөреп кенә режимны үтәп булмый.Хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш.Болай эшләгәндә кешенең эшкә сәләтлелеге арта.Шуңа күрә КӨНДӘЛЕК РЕЖИМНЫ ҮТӘРГӘ КИРӘК.

Шигырь”Көндәлек режим”( Шигырь тыңлау)Кем яши белә,сәгатен белепУятмый аны беркем дә килеп,Ятмас иренеп,ул үзе торырЗарядка ясар,урынын җыярБит-кулын юар,вакытында ашар,Портфелен барлап киенә башларЗвонок булганчы мәктәпкә килерМондый балалар дәресен дә белер.

Шигырь безне икенче баскычка алып килде.Ул “ХӘРӘКӘТТӘ-БӘРӘКӘТ” дип атала.Сәламәт һәм матур булуның бер юлы-хәрәкәт итү.Теләсә нинди физик активлык таза-сау кешегә чын ләззәт китерә.Физик көч сарыф иткәндә кешенең күңеле күтәрелә,кәефе яхшыра.Хәзер Факил Сафинның “Хоккейчылар” дигән шигырь тыңлап китик.

Димәк,күңелне күтәрү,кәефне яхшырту ,сәламәт һәм матур булу өчен хоккей уйнарга,йөгерергә ,чаңгыда йөрергә ,чана шуарга ,спорт белән шөгыльләнеогә ,биергә,гомумән,күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Әйдәгез,алга таба атлыйк-өченче баскычка күтәрелик. Ул ”АШ-СУ СӘХИФӘСЕ” дип атала.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 16.55 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 139

Похожие материалы