Конспект урока на тему «Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт!»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Хәзерге катлаулы заманда балаларда әдәплелек, иплелек, миһербанлылык, дуслык кебек сыйфатларны никадәр иртәрәк тәрбияли башласаң, шулкадәр яхшырак. Түбәндәге сыйныфтан тыш чара 2 нче сыйныф укучылары белән үткәрелде. Кече яшьтәге мәктәп балалары әле дуслыкны аңлап та җиткермиләр һәм юкка гына да үпкәләшергә торалар. Шуны истә тотып, әлеге чара узды һәм түбәндәге максатлар куелды: дуслык турында күзаллауны булдыру; ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру; үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү; дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру; кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »1. Оештыру моменты. Танышу. Кадерле балалар! Бүген без бергә эшләячәкбез һәм эшләве рәхәт булсын өчен бер-беребез белән танышыйк. Әйдәгез,куллар тотышыйк әле.(куллар тотышу) Исәнләштек, күрештек- Кулны-кулга бирештек. Матур итеп елмайдык, Белем иленә юл алдык. Ә хәзер таныша башлыйбыз. Исәнмесез, укучылар. Мин сезнең мәктәпкә режиссер булып килдем. Ул сүзне ишеткәнегез бармы? Мин театрда спектакльләр сәхнәләштерүче. 2.Уку мәсьәләсен кую. Мине сезнең директор чакырды, бер көн эчендә спектакль әзерләп алырга кирәк ди. Миңа 6 актер кирәк. Бик җиңел генә бер әкият куеп алабыз хәзер. 4 кыз, 2 егет минем янга чыксын. Ролләрне бүлешәбез. Катнашалар: Бүре Әтәч Песи Эт Әрлән Тычкан. Менә костюмнарны киик, сүзләрегезне алыгыз. Мин әкиятне укып барам, сез мин әйткән хәрәкәтләрне булдыра алганча тырышып башкарасыз, тиешле урында сүзләрегезне укыйсыз. Менә монда безнең декорация бара, шул тирәдә йөрегез. Ә сез кем буласыз инде. Тамашачылар, игътибар белән карагыз, яме. Киттекме. Бер ишек алдында Акбай белән Әтәч яшәгәннәр, ди. Алар бергә су китергәннәр, утын ярганнар, бакча казыганнар. Кич белән бергә ятып йоклаганнар. Бер көнне, Акбай каядыр киткәч, Әтәч болай уйлаган: 1. Бөтенесенең дуслары бар, минем генә бер дустым да юк. Үземә дус табарга кирәк, дигән ул һәм дус эзләргә чыгып киткән. Бара торгач, бодай басуына килеп чыккан. Анда бер Әрлән зур капчыгына бодай җыя икән. Әтәч Әрлән янына барган. “Нишләп йөрисең монда?”- дип сораган әрлән гаҗәпләнеп. Мин үземә дус эзлим - дигән Әтәч. Әрлән: минем белән дус буласың киләме? Әтәч : Бик килә. Әрлән: Әйдә, миңа бодай җыешсаң, мин синең белән дус булам. Әтәч риза булып, бодай җыя башлаган. Шулай, икесе бик тиз генә капчыкны тутырганнар. Әрлән: Әйдә, күтәр капчыкны, киттек. Алар әрләннең оясына кайтып җиттеләр. Әрлән : Китер капчыкны. Диде дә оясына кереп китте.Әтәч аны бик озак көтте. Йөреп тә килде, утырып та торды. Берзаман оясыннан тычкан чыкты. Тычкан: Чи,чи, нишләп утырасың монда? 10.Әтәч: Кикрикүк, Мин әрлән дустымны көтеп утырам. 11. Тычкан: Ул күптән йокыга китте бит инде, көтмә, бар, юлыңда бул! – диде дә үз юлы белән китте. Әтәч әрләнгә бик үпкәләп алга таба китте. Бер елга буена килеп чыкты. Анда мәче балык тотып утыра. Әтәч аның янына килде. 12. Мәче: Нишләп йөрисең монда? 13. Әтәч: Мин үземә дус эзләп йөрим, минем белән дус буласыңмы? 14. Мәче: Миңа балык тотышсаң, дус булырбыз. Әтәч риза булып, мәчегә балык тотышты. Тоткан балыкларын чиләккә салып бардылар. Чиләк тулгач, Әтәч әйтте: 15. Я, мәче, дус булабызмы инде? 16. Юк, Әтәч, син бит балык ашый белмисең. Шуңа мин синең белән дус булмыйм, диде дә чиләген көчкә күтәреп кайтып китте. Әтәч бер агач төбенә утырып, елый башлады: 17. Минем белән берәүнең дә дус буласы килми.» Инде караңгы да төшә башлады, Әтәч кайтыр юлны да белми аптырап торганда, аның каршысына ач бүре килеп чыкты. 18. Бүре: Ай, Әтәч, ничек яхшы булды синең очравың. Минем карыным бик ачкан иде. 19. Әтәч: кикрикүк, ярдәм итегез. Шулчак Акбайның тавышы ишетелде: 19.Акбай: Һау, һау. Кит явыз бүре аның яныннан. Кагыласы булма әтәчкә.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.76 Kb
Количество скачиваний: 41
Просмотров: 168

Похожие материалы