Конспект урока «Защита творческого проекта»

Предмет: Технология
Категория материала: Конспекты
Автор:
Конспект урока по технологии для мальчиков. Цели урока: научить учащихся защитить проект, оценивать свою работу и работу товарища, развивать коммуникативную компетентность. На уроке учащиеся защищают творческий проект. Специфика данного урока состоит в том , что дети выступают в роли предпринимателей. Задача нынешней школы подготовить учащихся к жизни, а жизнь требует самостоятельных. Сегодня крайне важно найти, поддержать, развить человека в человеке и заложить в нем механизм самореализации, помочь человеку научиться жить в мире и согласии с людьми, природой, культурой, цивилизацией. Такие знания и умения, полученные на уроках технологии, помогают учащимся полнее раскрывать свои возможности и на других уроках, и в дальнейшей жизни. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »III. Укытучы: Без бу этапларның барсын да үттек, бүгенге дәресебез – иҗади проектларыбызны яклау дәресе. Ул эшлекле уен формасында үтәчәк. Сез бүген үзегезне эшлекле кешеләр итеп, төрле фирмалардан килгән вәкилләр итеп хис итегез. Өч фирма вәкилләре дә үзләренең иҗат проектларын яклаячак. Беренче өстәл артында “Маяк” фирмасыннан, икенче өстәл артында “Факел” фирмасыннан, өченче өстәл артында “Хәзинә” фирмасыннан килгән вәкилләр утыра. Сезнең фирмаларыгыз җитештергән продукцияне бәяләү өчен төзелгән комиссия эшләрегезгә тиешле критерийлардан чыгып бәя бирәчәк. Комиссиядә : Латыпов Вәсил Фаридович һәм Гильфанов Нияз Илдарович. Хәзер мин сүзне Нияз Илдаровичка бирәм. Нияз Илдарович: Фирмалар алдына инструментлар савыты ясау максаты куелды. Үрнәк итеп гади төзелешле инструментлар савыты һәм аның технологик картасы бирелде. Шул ук вакытта үзгәрешләр кертеп ясау хокукы да бирелде. Сез бүген эшләгән эшләрегезне якларга җыелдыгыз. Әйдәгез, эшкә керештек. Барыгызга да уңышлар телибез. Укытучы Сүзне “Маяк” фирмасыннан башлыйбыз. Марат Халитович. Без йөкләнгән эшне уңышлы башкарып чыктык. Бу проектның төп әһәмияте шунда: инструментлар савытын тиз арада кул хезмәте генә дә ясарга мөмкин. Әлеге без тәкъдим итә торган ящик шәһәр җирендә торучыларга д, авылда яшәүчеләргә дә бердәй кирәк, чөнки һәрбер йортта төрле төрдәге инструментлар була һәм аларны бер савытка җыеп тоту бар кеше өчен дә уңайлы. Инструментлар савытын ясаган вакытта математика, физика, технология фәннәреннән үзләштерелгән белемнәр ярдәм итә. Бу эшне башкару куркынычсыз. Әмма төгәллек, җитезлек сорый. Ящик ясау дәвамында агач материал белән эш итү, пычкы, ышкы, чүкеч кебек инструментлар белән эшли белү технологиясен өйрәнәсең. Әлбәттә хуҗалык өчен кирәкле әйберләр ясап, әйләнә-тирәдәгеләргә зур файда китерәсең, аларны шатландырасың. Ә кешеләрне шатландыру, аларның рәхмәтен ишетү – күңелгә рәхәтлек бирә. Руслан Рашитович: Безнең фирма бары тик иң яхшы товарлар гына эшләп чыгара. Без җитештергән продукция халыкка сыйфатлы һәм дәвамлы хезмәт итәргә, гади, уңайлы булырга тиеш. Без ясаган инструментлар савыты да иң-иң яхшысы. Аңа төрле зурлыктагы инструментлар салырга була. Бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү өчен дә җиңел һәм уңайлы. Бәясе дә һәркемгә кулай. Инструментлар савыты бар кешегә дә кирәк, чөнки һәркемнең хуҗалыгында кадак, шөреп, чүкеч, кебек көндәлек тормышта кирәкле эш кораллары бар. Ә алар һәрвакытта да кул астында бер урында саклансын, тиз генә табып, эш башкару җиңел булсын өчен нәкъ без җитештергән инструментлар савытына ия булу кирәк. Алыгыз, үкенмәссез. Безнең товар сезгә озак еллар хезмәт итәр. Без – маяклылар моны тулысынча гарантиялибез.»
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 42.5 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 63

Похожие материалы