Здесь была ссылка на работу «Кызыл әтәч безгә килмәсен!» автора Муллагалиева Фанзия Абзаловна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер әтәч. Кара да түгел; ак та түгел; ул кып-кызыл, ди. Тәртибе дә бик үк яхшы түгел икән, сугышырга ярата икән ул. Бу әтәч шундый усаллана икән, шундый усаллана икән – күзләреннән очкыннар чәчелә икән. Ул очкыннар төшкән җир янып китә икән. Кешеләр сүндерергә җитешә алмыйлар: өйгә төшсә-өй яна, коймага төшсә- койма яна икән. Кешеләр нишләргә дә белми аптырап беткәннәр. Берсенең дә аны үзләре янына китерәсе килми икән: аның белән көрәш алып баралар икән. Бу көрәштән кешеләр шуны аңлаганнар: бу әтәч балаларны ярата икән, аларга шырпылар өләшә, үзе судан, комнан курка икән.