МАЛАЙ ҺӘМ ЕЛАН ӘКИЯТЕН ӨЙРӘНҮ, 4 класска дәрес планы

Предмет: Информатика
Категория материала: Конспекты
Автор:

Әлеге дәрес рус мәктәбенең татар төркемендә 4 сыйныф өчен расланган эш программасы буенча II чиректә уздыруны күз алдында тота. Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова  Уку китабы Казан: Татар. Кит. Нәшер., 2013. - 123 б.  

Дәрес уңай психологик халәт тудыру белән башлана. Укучыларга дәрестә башкарасы эшләрнең максаты җиткерелә.

Актуальләштерү максатыннан, өй эше искә төшерелә, өй эшен анализлау дәресе булачагы аңлатыла. Шулай ук критик фикерләү технологиясеннән Блум ромашкасының таләпләре хәтердә яңартыла һәм дәрестә кулланасы тексттагы кайбер сүзләрнең аңлатмалары китерелә. Шуннан чыгып, укыту мәсьәләсе куела. Шулай ук әлеге этапта әсәрнең жанрына игътибар ителә, әкиятләрнең төрләре искә алына.

Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабы критик фикерләү технологиясенең БББ таблицасы нигезендә башкарыла, булган белемнәргә ачыклык кертелә. Бөтен балалар өчен дә эш башында бертөрле старт мөмкинлеген һәм укучыларның иҗади, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, ЭЙ АР ГАЙД структурасы нигезендә укучылар карточкадагы биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар һәм әсәрнең эчтәлеген искә төшерәләр.

Әсәр эчтәлеген вакыйгаларга бүлүдә  парлап эшләү сәләтен ныгыту һәм камилләштерү максаты күз алдында тотыла. Геройлар тормышына тулырак тукталына, әсәр вакыйгаларының эчтәлеге ачыклана.

  

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 92.5 Kb
Количество скачиваний: 48
Просмотров: 160

Похожие материалы