Методическая разработка по математике на тему «Математик Универсиада»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Тема: Математик Универсиада.

Баганалап кушу . Үткәннәрне ныгыту.

Максат: 1)укучыларны баганалап кушу алымнары белән таныштыруны              дәвам итү, алдагы дәресләрдә өйрәнгән материалны кабатлау,      

                    ныгыту

                2)укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; дәрестә

                     актив катнашуларына ирешү

                3) балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү, җитезлек,

                    ихтыяр көче  кебек сыйфатлар тәрбияләү

Җиһазлау: дәреслек, санлы карточкалар, сигналлар, компьютер, карточкалар, перфокарта, тест

Дәреснең төре: уен дәрес.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Дәрес барышы

1.     Оештыру өлеше

-         уңай психологик халәт булдыру

Исәнмесез, укучылар

Килдегезме дәрескә,

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

 

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

 

 

   -Әйе, укучылар, безне бүген дөрестән дә зур эшләр көтә. Ә хәзер Сөмбел безнең перфокарта белән мисаллар чишәр, ә Кадрия белән без “Кем игътибарлырак?” уенын уйнап алырбыз.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 65.5 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 84

Похожие материалы