Минем методик табышларым

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Мәктәп үзгәрешләр чоры кичерә. Ул үзгәрешләр укытучыга караганда укучыга күбрәк тәэсир итәләр. Заманча шартлар укучының белемен генә күрсәтер өчен түгел, оешканлыгын, үз фикерендә кала , чит кеше фикерен тыңлый, аңлый , эчтәлекле сөйләшүләр оештыра алуын, әңгәмәгә керә белүен, алган белемнәрен хәзер һәм киләчәктә дә камил куллана белергә ярдәм итәргә тиешләр. Шул максаттан чыгып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив-сөйләм күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерү, камилләштерү” дигән методик тема алдым. Дәресләрдә төп юнәлешем- укучыларда мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Бу эшләрне түбән сыйныфларда ук башларга кирәк дигән фикердә торам. Моның өчен кечерәк сыйныфларда ук әдәби темаларны өйрәнгәндә, укучыларга мөстәкыйль эшләр, сораулар тәкъдим итәм; аларның кайберләре аерым бер сүзгә аңлатма бирүдән гыйбарәт булса, кайберләре сочинение характерында була. Балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү төрле типтагы текстлар төзелеше, аларның үзенчәлекләре, функциональ мөмкинлекләре белән таныштыру беренче сыйныфта тыңлап аңлауга, сөйләргә өйрәтүгә корылса, икенче- дүртенче сыйныфларда сөйләм һәм уку күнекмәләрен үстерүне, әсәр төзелешен билгеләүне, эчтәлекне аңлауны гына түгел, язарга өйрәтүне дә күз алдында тота. Өлкән сыйныфларда бәйләнелешле сөйләм һәм язу телен үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез. Хәзерге кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу- кирәкле сыйфат. Тел һәм әдәбиятны тыгыз бәйләнештә өйрәнгәндә, укучыларның иҗади эшли алуларына , дөрес язуларына ирешергә мөмкин. Укучыларга сүзләрнең мәгънәләрен мөстәкыйль ачарга тәкъдим итүгә юнәлтелгән сүзлек эше ошый. Мәсәлән,”шәфкатьлелек” һәм “шәфкатьсезлек” сүзләрен ничек аңлыйсың? “Сагыну ” нәрсә ул? “Дус” һәм “дошман” сүзләренә аңлатма бтрегез. “Мәхәббәт” һәм “мәһабәт ”сүзләрендә уртаклык бармы? Сүзләргә синонимнары һәм антонимнары аркылы аңлатма бирү дә укучыларның яраткан алымы.Текстан фразеологизм һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, аларның мәгънәләрен ачарга тырышу да туган телгә кызыксыну уята. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА » Хәзерге заман балалары ун-унбиш ел элек укыган балалардан нык аерыла. Бүгенге укучы күп информацион чыганакларга таяна ала. Димәк, мәктәп дәреслекләре беренче урында торган заман үтте. Укучы турыдан-туры интернет челтәре аша мәгълүматлар туплый, аралаша, күп төрле матбугат чараларына таяна, аңа үзебезнең илдәге, чит илләрдәге традицияләр тәэсир итмичә калмыйлар. Еллар буе, гасырлар буе тупланган хәзинәләрнең дә кирәге калмаган заманда балаларда ватанпәрвәрлек, хезмәткә, кешегә мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү- татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен иң мөһим бурыч булып тора. Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү- хәзерге вакытта җиңел эш түгел. Бу эш, иң элек, үзеңнең өеңә, ягыңа, авылдаш, якташ кешеләреңә мәхәббәт тәрбияләүдән башлана. Минем дәресләремдә моңа зур әһәмият бирелә. Фәнни-эзләнү эшләре дә укучыларда зур кызыксыну уята. Башкарылган эшләр акдемик грамматикада бирелгән яки берәр галим хезмәтендә урын алган теоритик нигезне күчереп язуга гына кайтып калмасын өчен, темаларны иҗади эзләнүгә этәрә торганнарын бирергә тырышам. ”Минем туган йортым кешеләре”, “Бабайлар иле- безнең ил”, “Минем нәсел тамырларым” һәм башка темаларга эшләнгән презентацияләр- моңа дәлил. Үзем җитәкли торган “Яшь бөреләр” әдәби-иҗади түгәрәгендә башкара торган эшләрем дә укучыларның аңын, иҗадилыгын , фикерләү сәләтен үстерә, уку дициплинасын белүне тирәнтен аңларга ярдәм итә. Укуга кызыксынучанлыкны арттыра, балалар һәм ата-аналарның аралашу мөмкинлеген тудыра. Фәнни- тикшеренү эшенә өйрәнүнең башлангычы сочинениеләргә барып тоташа бит. Ә әдәбиятны нигез итеп язылган сочинение- ул интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече. Сочинение укучының әдәбиятны аңлавын, әдәби күренешләргә бәя бирү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Район газетабыз “Кайбыч таңнары”, республикабызның балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарыла торган матбугат битләрендә (“Сабантуй”, “Ялкын”) иҗат эшләребез бик еш басылып тора. “Мәгърифәт” белән дә элемтәдә торабыз. Фән олимпиадаларының республика турында да укучыларым ел саен катнашып киләләр. Сыйныф җитәкчесе буларак та телне өйрәнүгә , татар телендә аралашуга юнәлтелгән тәрбия эшләре алып барам. Рус мәктәбе булганга, аралашу рус теленә кайтып калырга тиеш кебек булса да, барлык балалар да телебезне зурлап, хөрмәт итеп яшиләр.»
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 55.5 Kb
Количество скачиваний: 16
Просмотров: 81

Похожие материалы