На тему "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану.

Кереш өлеш.

1.Халык педагогикасы-фәнни педагогиканың нигезе.

2.Аралашуда халык педагогикасының роле.

3.Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләрнең әһәмияте.

Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп.Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Халык педагогикасы- фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру,яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Халык педагогикасы- акыллылык, рухи сафлык чишмәсе.Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.

Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне олылар хөрмәт иткән, татар халкында китапка хөрмәт зур булган.

Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе- мәкальләр.

Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге”.

Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

1

II.Төп өлеш.

1.”Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль-сүзнең җиләге”.

2.Әхлак тәрбиясе бирү турында күренекле педагогларның, шәхесләрнең фикерләре.

3.Дәресләрдә әхлак тәрбиясенең роле. Укытучы-укучы-ата-ана-тәрбиянең мөһим өчпочмагы.

4.Әхлак дәресләренә мисаллар.

Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән.

Халкыбыз аң-белемгә багышлап бик күп мәкальләр иҗат иткән.

Мәсәлән: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне

егар”.”Белем бәхетле итә”. “Белемле кеше югалмас”. “Беләгеңә

таянма, белемеңә таян”. “Бер галим мең наданга тора”. “Дөньяда иң зур байлык- белем һәм саулык”.”Дөнья-йозак, ачкычы-белем”.”Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр”.

Мәкальләр халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтә. Халыкның тыйнаклык турында да зирәк мәкальләре шактый. “Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын”. “Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк”.

Туган ил-халыкның бишеге ул. Аның белән кешенең бөтен тормышы, гомере бәйле. Шуңа күрә туган ил халык өчен бар нәрсәдән дә кадерле, газиз.Бу гасырлар буе телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә дә тирән чагылыш таба. Мәсәлән, “Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар”,” Үз илем-алтын бишек”,”Ил барда ир хур булмас”,”Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Ватан-икенче ана”, “Үз илендә чыпчык та үлмәс”, “Иленнән аерылган-канаты каерылган”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”.

Тел белән сүз турында да халкыбызда матур мәкальләр бар.”Тел белемнең ачкычы, акылның сакчысы”, “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”, “Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра”, “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйли торган тел”, “Асыл сүз-телдән чыккан алтын”.

Әхлак турындагы мәкальләр белән дә танышыйк әле.

“Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”,”Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

2

тыңламаган-әрәм булган”.Халкыбызда дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Дус акчадан кыйммәт”, “Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер”,”Дустын сакламаган дошманына эләгер”, “Дустыңның кем икәнен беләсең килсә бурычка бир”, “Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар”.

Әйе, тормышның һәр өлкәсендә дә без халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны тормышыбызда киң кулланабыз.

Кайбер мәкальләрнең мәгънәләрен укучылар ачыклап үткәнчә язам: мәсәлән, “Белем бәхетле итә”-белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый.”Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне”-әти-әнине, әби-бабайны тыңласаң, үз балаларың да сине тыңларлар.”Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр”- телең бай булса,син кешеләр белән бик тиз уртак тел табасың, телне белмәсәң, югалып калырга мөмкин.”Ни чәчсәң, шуны урырсың”- эре уңыш чәчсәң, урган вакытта яхшы уңыш җыярсың, яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык эшләрләр.”Берлектә-көч”-бер кеше үзе генә өй сала алмый, өмәләп эшләгәндә генә өй салына.

Балалар белән эшләгән вакытта, халкыбызның атаклы улы Ризаеддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышына язылган сүзләренә тап булдым: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары-зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”.Шунда ук халыкта киң таралган хикмәтле фикерне дә җиткерә: “Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп, яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса, шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала”.Атаклы швейцар педагогы Песталоцци киңәшләренә колак салыйк әле. “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш”,-дигән ул. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

3

Тәрбия гаиләдән башлана. Шулай ук укытучы да укучыларга

тәрбия бирүдә зур роль уйный.Әгәр укытучы белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче-таянып торган ягы-ата-ана була. Дөрес, ата-ана дәрестә турыдан-туры катнашмый, әмма бала белән 45 минут эшләү вакытында укытучы бер генә минутка да аларны күз уңыннан ычкындырмый һәм, ахыр чиктә,дәрестә тикшерелгән проблеманы өйдә чишү өчен миенә “төяп” җибәрә һәм әйтә:”Дәрестә күтәрелгән мәсьәләне гаиләдә әти-әниең белән тикшерү мәҗбүри”,-ди. Нәтиҗәдә өч як та ота: укытучы үзенә җәмгыять тарафыннан йөкләтелгән изге бурычны намус белән үтәгәнен исбат итә, бала исә чын мәгънәсендә мөстәкыйль фикер йөртә белүче, теләсә нинди шартларда да югалып калмый торган шәхескә әверелә. Ата-анага килгәндә, алар бала тәрбияләүнең никадәрле мөһим икәнлеген аңлап, үз-үзләренә карата таләпчәнлекне, җаваплылыкны арттыралар.

Дәресләрдә әхлак тәрбиясе бирүне укучылар табигый кабул иттеләр. Ни өчен дисезме? Чөнки кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләренең көндәлек тормышта адым саен кабатланып торуын алар даими күзәтәләр, читтән битараф булып, шаһит сыйфатында гына түгел,күпчелек очракта шул мөнәсәбәтләрнең кайнап торган “казан”ының уртасына килеп эләгәләр.Аннан исән-сау гына котылып буламы? Башкача ул “казан”га эләкмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Боларның барысына да җавапны бала әхлак дәресләре аша табарга тиеш.

Шушы максат белән уздырылган дәресләргә мисаллар китереп үтәм.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 110 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 79

Похожие материалы