Научно-исследовательская работа: "Исемнәребез җисемебезгә туры киләме?"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның мәңгелек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры “Рәйхан”дагы:

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган?-

дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.

 

Татарларда урта гасырларда һәм XVIII-XIX йөзләрдә Рәйхан- киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле(базилик)” һәм “рәхәтлек”, “ләззәт” мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбәт исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миңсылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ.б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 2.23 Mb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 124

Похожие материалы