Ул- Сталинградны азат итүче.

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Сүзем авылдашым, ветеран Гата Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин турында. Гата Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 1923нче елда Норма авылында туган. Әти-әнисе  Гөлсем апа белән Мөхәммәтша абзый – колхозчылар. Гаиләдә алты бала үсәләр. Көйле генә барган тормышны сугыш бүлә. Сугыш башланган чакта Гата абыйга 17 яшь була . Олы абыйлары сугышның беренче елында ук алына.

18 яше тулуга, 1942нче елның мартында Гата абыйны сугышка алалар. Ул Сталинград фронтына эләгә. Биредә барган сугышның нинди дәһшәтле булганлыгын без кинолардан карап һәм китаплардан укып беләбез. 1942 елның җәендә немецлар, совет—герман фронтының көньяк өлкәсендә зур көчләр туплап, июль уртасында Дон елгасы борылышына чыгалар, Идел буена һәм Кавказга бәреп керү куркынычы тудыралар. 17 июльдә икенче бөтен дөнья сугышының бөек бер вакыйгасы  Сталинград сугышының оборона чоры башлана.

Шул ук елның маенда Көньяк-Көнбатыш фронтка килгән 147 нче укчы дивизия 62 нче армия составына керә. 12 июльдә Сталинград фронты төзелә һәм дивизия Донның зур борылышындагы Суровикино районында сакка баса. Ул үз участогын 7 августка кадәр саклый, ләкин, ярдәмгә килүче булмагач, камалышта кала. 62 нче армия штабыннан әмер алганнан соң гына дивизия сугышчылары төркем-төркем булып камалыштан чыгалар. Аларның батырлыгы лаеклы бәя ала. 4 мең кешене командование хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итә. 27 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала 1942 елның 19 ноябрендәКызыл Армия Сталинград янында зур һөҗүмгә күчә. Ул дошманның 22 дивизиясен камап алып юк итү белән тәмамлана. Әлеге бик зур җиңү Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш башлангычы була, СССР җиреннән дошманны күпләп куып чыгаруга китерә.

 

Сталинград өчен барган сугышларда яраланып, Гата абый госпитальгә эләгә. Госпитальдә ике ай дәваланганнан соң, немец илбасарларыын илдән куар өчен 1943нче елда ул яңадан ут эченә керә.!943нче елның азагында , яралы иптәшен коткарган чакта, Гата абый әсирлеккә эләгә.Әсирлектә ул бер елга якын була. Шушы вакытта авылга аның сугышта һәлак булуы турында хәбәр килә. Сугыш бетәр алдыннан гына аларны тоткынлыктан азат итәләр. Ул хәрби хезмәтен дәвам итә. Туган авылына ул 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Абыйсы яу кырында гомерлеккә ятып кала. Гата абыйга “Сталинград оборонасы өчен” медале бирелә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 249 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 126

Похожие материалы