»Әнием - иң кадерлем минем»
Предмет:
Начальные классы
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Бадеева Лилия Жамилевна
Материал »Әнием - иң кадерлем минем» автора Бадеева Лилия Жамилевна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
“Әнием-иң кадерлем минем!” Максат:1.Әниләр көне турында мәгълүмат бирү. 2.Укучыларның фикерләү сәләтләрен арттыру;дөрес һәм матур җөмләләр төзергә өйрәтү; 3.Әниләрне ярату,хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү. Җиһазлау:мультимедиа,карточкалар,ноутбук. Кичәнең барышы. -Исәнмесез,укучылар. Әйдәгез,бер-беребезне сәламлик әле.(Укучылар бер-берсен сәламли) -Хай-Файв! Укучыларга карточкалар бирелә.Шул карточкаларга әни турында сүзләр язылган,сүзләрдән җөмләләр төзеп укырга. -Ә хәзер укучылар,РЭЛЛИ РОБИН структурасы белән эшлибез.(Һәрберегегез партнеры по плечу белән эшли,җөмләләрне бер-берегезгә укыйсыз)Ильмир һәм Рәис кычкырып укый. “Әнием –күз нурым!” “Әнием-иң кадерлем минем!” “Әниемнең назлы,җылы кочагы!” “Әнием,мең рәхмәт сиңа!” -Хәзер кызыл төстәге карточкалардагы сүзләрдән җөмлә төзибез,төзелгән җөмлә бүгенге кичәнең темасы да була. Бер укучы укый,шул җөмлә экранда чыга. “ӘНИЕМ-КҮЗ НУРЫМ!” Укытучының кереш сүзе. –Укучылар,безнең тиздән нинди бәйрәм җитә әле ?(Әниләр көне) -Без аны кайчан билгеләп үтәбез әле? (26 ноябрьдә.) -Әйе,укучылар. Бик дөрес. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел. Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да, әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.
Тип материала:
Документ Microsoft Word (docx)
Размер:
23.23 Kb
Количество скачиваний:
13
Просмотров: 136
Похожие материалы
© Uroki.me — архив знаний, созданных учителями. 2015–2025
Сайт содержит только сведения о недоступных материалах.
Все права на оригинальные работы принадлежат их авторам.
Мы уважаем права авторов и правообладателей.
При обнаружении ошибки или нарушении авторских прав — напишите через
форму обратной связи .
Политика конфиденциальности сайта Uroki.me