Әнием-күз нурым!

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Тема: Әнием-күз нурым!   Алып баручы:     Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?   Көннең яктылыгы-кояшта,   Күкнең матурлыгы-йолдызларда,   Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!     “Әнкәй”С.Садыйкова музыкасы,Р.Миңнуллин сүзләре-җыр.   Кем дөньяга кеше бүләк итә? Ә кешегә якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар Эретерлек гранит кыяны Кемнең  күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы,ягымлы. Шатлыкларын башкаларга бүлә Кайгыларга түзем,сабырлы Кем елмая җәйге таң аткандай балкып китә шунда ук тирә-як Нәфисле гөлләр сокланырлык Көләчлектә аңа тиңнәр юк. Кемнең куллары өйне,җирне ямьли, Изгелеге үлчәү тапкысыз Ул әлбәттә яшәү чыганагы, Тормыш яме-әни,әнием,әнкәем! -Бүген кадерле әниләребезнең якты,илаһи зур бәйрәме.Җир йөзендә әнидән дә якын,әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.   Әйтәсебез килә бүген Кадерле әниләргә- Бу  бәйрәм дөньга килгән Кояш нуры сибәргә. Бу бәйрәмдәге җылылык Гасырларга җитәрлек Сезнең назлы кулларыгыз Әкиятне чын итәрлек.   Бүген бездә әниләр бәйрәме, Шатлык җыры илем күгендә Әниләрне бәйрәм белән котлап, Кошлар җырлый туган җиремдә. Өй түрендә гөлбакчада Җырчы кошлар сайраша Бүген-әниләр бәйрәме, Бүген-зур бер тамаша. Бергәләп:Бүген әниләр бәйрәме, Без аларны котлыйбыз!   Җыр”Әниләр бәйрәме”.  
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 21.63 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 130

Похожие материалы