План-конспект по татарскому языку на тему "Сәламәт булу өчен киңәшләр. Диалог"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

Мин сезгә югарыда әйтелгән гомуми нәтиҗәне һәм шәхси кыйммәтләрне күз алдында тотып, мәктәпнең 2014-2015 нче уку елы методик темасына таянып төзелгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Дәрес 1 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелде, дәреснең тема эчендә тоткан урыны: “Сәламәт бул!” темасы буенча 4 нче дәрес, темасы: “Сәламәт булу өчен киңәшләр. ДС” (диалогик сөйләм үстерү дәресе).

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 69.5 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 110

Похожие материалы