Презентация по татарскому языку. Габдулла Тукай "Туган авыл".

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:

Тукай - мәңге безнең күңелләрдә. Габдулла Тукай «Туган авыл».


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда , бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Бөек Тукаебызга 129 яшь!

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 42.31 Kb
Количество скачиваний: 65
Просмотров: 248

Похожие материалы