Презентация по татарскому языку на тему

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Кошлар - безнең дусларыбыз.

(Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча

I. Максатлар:

1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) коммуникатив максат: укучыларга кошлар исемнәре  ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, бездә кышлаучы һәмкүчмә кошларны танырга өйрәнү,  бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

3) тәрбияви максат: кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес методлары : Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәмязу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм  (шигырь уку ), монологик һәмдиалогик сөйләм карточкалар белән эш.

II.Бурычлар: 1) кошлар турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

III. Укыту ысуллары:

1)    Аңлату-күрсәтү ысулы;

2)    Өлешчә эзләнү ысулы.

IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү.

V. Дәреснең төре: ныгыту дәрес.

VI. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

VII. Әдәбият исемлеге:

Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 52 бит.

 

Дәрес планы.

I.                   Ориетнтлашу һәм уку максатын куюэтабы.

II.                Уку максатын чишү .      

 

1.         Кошлар исемнәрен искә төшерү.

2.         Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү.

3.         Физкультминутка.

4.         Ныгытуга күнегүләр.

      III. Рефлексия һәм өй эше.   

I.                  1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Гадәттәгечә без дәресебезне шигырьдән башлыйбыз (бергә кабатлау):

Слайд №1

Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Кизү чыгышы (кизү укучы белән бүгенге число , атнадагы көн , һава торышы турында сөйләшү).

2.     Аудирование. Фонетик зарядка:

(Слайд №1)

Карга әйтә: «Кар, кар,

Җирдә чеби бар, бар.

Берсен генә алыр идем-

Саклаучысы бар, бар».

 

3. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

              - бүгенге теманы ачыклау.

- Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз  әле.

(Слайд №2)

- Сез нәрсә ишетәсез? Кошлар ничек җырлый? Сезгә ошыймы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне кошлар тавышынна башладым? - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәрестә без сезнең белән кошларны өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә кошлар исемнәрен өйрәнергә , сүзлек диктантына әзерләнергә кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

4.  Өй эшен тикшерү. Сүзлек диктант

Карга - ворона

Күгәрчен - голубь

Торна - журавль

Кыр казы-  дикий гусь

Сандугач -  соловей

Чыпчык -  воробей

Тукран - дятел

Кыр үрдәге- дикая утка

Карлыгач - ласточка

Аккош - лебедь

Күке -  кукушка

Песнәк – синица

Карабүрек - снегирь

(Слайд №3)

5.         Сингапур структурасы: СИМАНЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ эшләп алыйк. Кара- каршы утыручылар дәфтәрләрегез белән алмашыныгыз, бер-берегезнекен тикшерегез.

Дежур укучы җыеп ала.

Тикшерәбез.  (Слайд №3)

II.               Уку максатын чишү. 

1.Проблеманы чишү.

Максат: - бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче     кошлардан аера белү;

                 -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру.   Слайд №3

1.  Дәреснең темасы ,максаты белән таныштыру.

-       Укучылар без кошлар турында әле күп беләбезме соң?

-        Күбрәк беләсегез киләме соң?

Димәк бүгенге темабыз: “Кошлар- безнең дусларыбыз”(кабатлау , йомгаклау дәресе.)

(Слайд №4)

Дәреснең максаты:

-         Кошлар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.

-        Бездә кышлаучы һәмкүчеп җылы якка китүче кошларны танырга, аерырга өйрәнербез.

-        Сөйләм телебезне һәмиҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.

-        Кошларга ярдәм итәргә , табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

 

(Слайд №5)

Проблема тудыру.   Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди кошларны күрәсез ?

(Песнәк , карлыгач , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке , күркә , әтәч, тавык.)

-        Бу кошларның кайсылары йорт кошлары ?

(күркә , әтәч , тавык)

-Молодцы! Ә безнең калган кошларыбыз тагын икегә бүленә. Алар нинди 2 төркемгә бүленәләр ?(Бездә кышлаучы , җылы якка китүче.)

 

2.              Дәреслек белән эш. (52 бит, 3 күнегү, язмача)

Сыйныф эше дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Күнегүдә бирелгән сүзләрдне ике баганага бүлеп язабыз.

 Тикшерәбез. (Слайд №6)

III.         Физкультминут. 

(Слайд №7)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану (Буталабыз- туктап калабыз- төркемгә җыелабыз).

-          Укучылар, без хәзер барыбыз да басабыз. Музыка кушыла, сез үзегезне кошлар итеп хис итегез һәм очу хәрәкәтләре ясагыз. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Көй яңгырый. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

- Кош сүзендә ничә хәреф бар? (3  хәреф.  Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Күке сүзендә ничә хәреф бар? (4  хәреф.  Музыка туктауга дүртәүләп берләшәләр.)

-Сыйныфта ничә укучы бар? (берләшәләр.)

- Карга сүзендә ничә  сузык авазы бар? (ике сузык авазы. Парлап басалар.)

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1.      Сингапур структурасы: СОРТ КАРДС (классификация идей) эшләп алыйк.

Рәсемнәр белән эш .

- Беренче номерлы укучы А4 форматындагы битне ала, икегә бүлә, җилкәгә-җилкә укучыга яртысын бирә, алар таган икегә бүләләр, кара-каршы утыручыга бер кисәген бирәләр, тагын икегә бүләләр.

- Шул кисәкләргә кошларга характеристика биреп була торган сүзләр языгыз, сүзләр кабатланмасын.

- Хәзер карагыз сезнең өстәлләрегездә кош рәсемнәре бар, шул рәсемнәр астына сүзләрне багана буенча төзеп чыгыгыз. ; 1нче№ укчы бер кошка характеристика бирә, 2 нче № укучы икенче кошка характеристика бирә.

2.      Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ эшләп алыйк . Группалы эш.

Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

 

1 нче группа

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

Акк...ш, к...гәрчен, чыпч..к, к...ке, п...снәк,карл...гач,т...рна, сы...рчык.

Тикшерәбез. (Слайд №9)

2 нче группа

Кош исемнәрен алфавит тәртибендә яз.

Карга, күгәрчен, торна, аккош, сандугач, чыпчык, тукран, сыерчык, карлыгач, күке, песнәк.

Тикшерәбез. (Слайд №10)

3  нче группа

Кошлар исемнәрен күплек санда яз:

Карга –

Күгәрчен -

Торна -

Сандугач - 

Тукран -

Карлыгач -

Аккош -

Песнәк –

Тикшерәбез. (Слайд №11)

4  нче группа

Нәрсәне? соравына җавап яз:

Күке – күкене,  тукран - ..., аккош - ..., карга - ...., песнәк - ..., карабүрек - ...., тукран - ... .

Тикшерәбез. (Слайд №12)

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 1.67 Mb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 100

Похожие материалы