Проект эше: Яран- гөлләр патшасы
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна
|
Проект эше: Яран- гөлләр патшасы.
Максат:
1)Яран гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү, чагыштыру.
2) Яраткан гөлем турында күбрәк мәгълүмат туплау.
Бурычлар:
· Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.
· Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау..
· Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау..
· Өйне һәм сыйныф бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.
Эзләнү объекты:
Яранның орлыгы һәм сабагы.
Безнең өебездә бик күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл һ.б. Аларны әнием бик кадерләп кенә, иркәләп үстерә. Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибә, төпләрен йомшарта. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утырта. Әниемнән күреп, мин дә гөлләр үстереп карарга булдым, чөнки мин шау чәчәктә утырган гөлләрне бик яратам. Үстерү өчен мин яран гөлен сайладым.
Нәтиҗә
Cабактан үстерелгән яран гөле орлыктан үстерелгәненә караганда тизрәк чәчәк атты. Тик орлыктан үстерелгән гөлнең чәчәкләре күбрәк һәм матуррак иде. Мин тагын шуны да ачыкладым: яранны ишегалдында да үстереп була икән.
Киләчәктә мин үземнең сыйныфташларым белән бергәләп мәктәбебездә яранның күп төрләрен үстерергә уйлыйм. Ә хәзергә мин үз эшем белән бик горурланам.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 23.71 Mb |
Количество скачиваний: | 27 |