Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса (русская подгруппа)
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Рабочие программы |
Автор: |
Шагиева Венера Халимовна
|
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россияның, Татарстанның Мәгариф турында законы; Россия, Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары; Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «58 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы (29 август, 2014ел; 364 нче номерлы приказ) салынды, “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программаcы”на нигезләнеп төзелде.
.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Беренче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты (УМК) Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде.
Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:
1.Дәреслек.
2.Мультимедиа.
3.Язу дәфтәре.
4.Ишетеп аңлау күнегүләре.
5.Тематик план.
6.Контроль-үлчәм материаллары.
7.Ата-аналар өчен ярдәмлек.
Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 461 Kb |
Количество скачиваний: | 7 |