Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных детей 3 класс

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Аңлатма язуы

3 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе (1-4 нче сыйныфлар) баскычы) - Казан, 2005; “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”: 1-11нче сыйныфлар (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. (1-11 нче сыйныфлар)) /[басма өчен Җ.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011; “25 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елы өчен төзелгән укыту планына нигезләнеп төзелде.

Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.Ә. Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (дәреслек Е.И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә). Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2013. Дәреслек федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән һәм 2013-2014 нче уку елына файдалану өчен тәкъдим ителә.

3 нче сыйныфлар өчен төзелгән эш программасы татар теле буенча-102 сәгать итеп каралган, атнага татар теле дәресләренә 3 сәгать бирелә. Сәгатьләр саны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на һәм “25 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елы өчен төзелгән укыту планына туры килә.

Рус балаларына татар теленнән белем бирүнең максатлары:

  • -укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
  • -балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
  • -укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 65.89 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 130

Похожие материалы