Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 1 класса

Предмет: Математика
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Эш программасының структурасы

Татар теленнән һәм әдәби укудан  эш программасы бербөтен документ булып тора.Ул  түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, УМК, төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрдән, календарь-тематик планнан.

Эш программасының эчтәлеге

 “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә  укыту программасы”нда 1 нче сыйныф өчен татар теленә 99 сәгать  һәм әдәби укуга  33 сәгать каралган

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Рус телле балаларга тәкъдим итедгән укыту-методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

-          телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

-          укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

-          укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

Рус мәктәбендә белем алучы рус балаларына татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1.      Укучыларга татар телен фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү.

2.      Балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру.

3.      Укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәтүгә омтылыш  һәм кызыксыну тәрбияләү.

4.      Балаларның  рухи дөньясын  баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

 

I.                   Сөйләшү

Диалогик сөйләм. 1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80 % ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

1.      сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

2.      дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

3.      җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеклеген сүрәтләп сөйли белү;

4.      өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

5.      сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

6.      ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

II.Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе – әңгәмәдәләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

1.      нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

2.      сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

3.      ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

 

III Уку

Уку эшчәнлеген (чтение) оештырганда, укытучы укучыларның “Букварь” белән эшләүләрен даими рәвештә күзәтә, башлангыч сыйныф укытучысы белән  элемтәдә тора.

Уку эшчәнлеген оештыру буенча дәреслектә материал түбәндәге принциплар нигезендә бирелде:

1.      Авазларны өйрәнү “Букварь”ны өйрәнү белән параллель яисә аз гына соңга калып бара.

2.      Татар әлифбасына гына хас ә,ө,ү,җ,ң,һ хәрефләренә а,о,у,ж,н,х хәрефләре белән бергә бирелә.

3.      Бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүе, хәреф белән таныштырганда ук, транскрипция билгеләре ярдәмендә күрсәтелә. Балалар транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белсеннәр өчен, дәреслектә махсус күнегүләр системасы бирелде.

4.      Интерференция күренешеннән котылу өчен, күп кенә дәресләрдә рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүенә мисаллар китерелде. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.

5.      Бер үк сөйләм материалының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә саклану принцибын истә тотып, дәрестә үзләштерергә тиешле сөйләм үрнәкләре уку текстларында, диалогларда, язуда кабатланыды.

6.      Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар. Җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.

IV Язу

             Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес яза белү. Актив үзләштергән сүзләрне, кыска җөмләләрне күчереп яза алу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне яза алу. Җөмләне баш хәрефтән башлап, ахырында нокта, өндәү, сорау билгесе куеп яза алу.

1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү өчен, УМКның компоненты булган эш дәфтәрендә басым ясалды: уенга чакыру, иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр язу дәфтәрләрендә урын алды.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 92.54 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 56

Похожие материалы