Работа с детьми с ограниченными возможностями здоровья

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Традицион укытуда укытучы белемнәрне үзе бирә, ә коммуникатив  юнәлеш белән укыту процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки аны мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеге вакытында, коммуникатив компетенция формалаштыру шартларында туплыйлар.

    Аңлатмалы-иллюстратив укытуда уку материалы укытучының сөйләп аңлатуы рәвешендә оештырыла. Бу очракта информацион бәян итү өстенлек итә. Укучылар тыңлыйлар, күзәтәләр, истә калдыралар. Уку материалы катлаулы булган саен, укытучы җентекләбрәк аңлата.

    Коммуникатив юнәлеш буенча укыту прцессында укытучы уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу, фикер алышуны балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Болар барысы да уңай нәтиҗәләргә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.

    Традицион укытуның кимчелекләреннән берсе – белемнәрнең практикада кулланылмавы. Укучылар кагыйдәләрне, законнарны беләләр, әмма еш кына аны исбатларга кыенсыналар; фактларны истә калдыралар, әмма аларны гомумиләштерергә яки конкретлаштырырга читенсенәләр.

    Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына.

 

 

II. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү буенча тәҗрибәи  эш.

II.1. Тәҗрибәи эшнең максаты, бурычлары һәм этаплары.

    Теоретик әдәбиятны, дәреслекләрне тикшерү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм үзаллы күзәтүләр тәҗрибәи эшнең максатын билгеләделәр: татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын куллану һәм нәтиҗәлелеген дәлилләү.

    Эш барышында түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын ачыклау, эш юнәлешләрен билгеләү.

2.Билгеләнгән юнәлешләр буенча тәҗрибәи эш үткәрү.

3.Тәҗрибәи эш Уфа шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын ачыклау һәм дәлилләү  өчен тәҗрибәи эшебезне 6 “а” классының татар төркемендә оештырдык. 

    Тәҗрибәи эш 3 этаптан тора:

I этап – констатацияләүче эксперимент үткәрү;

II этап - өйрәтү эксперименты үткәрү (коммуникатив методны кулланып дәресләр оештыру);

III этап – эш нәтиҗәләрен күләм һәм сыйфат ягыннан тикшерү; нәтиҗәләрне гомумиләштерү.

II.2. Тәҗрибәи эшнең I этабы.

I этапта түбәндәге юнәлешләр буенча эш оештырылды:

·        балаларның укуга карата мөнәсәбәтләрен ачыклау максатыннан анкета үткәрү;(I кушымта).

·        уку процессында укучыларның танып-белү активлыгын күзәтү.(II кушымта).

 

 

Йомгаклау.

    Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:

·        Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.

·        Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.

·        Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә. Методик әдәбиятта укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары укыту барышында әһәмиятле урын алып тора. Е.И Пассов, К.Ф. Фәтхуллова, Р.Р. Нигъмәтуллина)

·        Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.

·        Коммуникатив  компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 17.9 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 84

Похожие материалы