Разработка мероприятия «Икмәк - иң зур байлык»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Икмәк—зур байлык.

Максат:

  1. Укучыларга игенче хезмәте турында күзалларга булышу.
  2. Балаларда икмәккә карата зур хөрмәт хисе тәрбияләү.
  3. Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлыгын үстерү.

Оештыру формасы: әңгәмә һәм бәйге.

Идивидуаль эш: балаларга алдан икмәк турында мәкальләр, табышмаклар алып килергә кушыла.

Класс сәгатенең барышы.

- Ярар, балалар,рәхмәт. Хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегезне тикшереп карыйм.Һәр төркемгә кроссворд таратам. Кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге класс сәгатенең төп сүзен белерсез.

1. Кисәм-кисәм—каны юк.

2. Тимер ат җир сөрә Ашарга сорамый. 3. Ура, суга, җилгәрә Үзе төяп җибәрә.

4. Көн димимен, төн димимен,
Казыймын да казыймын,
Күпме генә эшләсәм дә,
Һаман әле аз, димен.

5. Күтәреп була, ыргытып булмый.

Булдырдыгыз,балалар.Бу бәйгедә 1 төркем тапкыррак булып чыкты.Аларга без башак бирәбез.

- Сез ипи турында шигырьләр тыңладыгыз, кроссворд чиштегез, ә хәзер икмәк турында , игенче хезмәте турында нинди мәкаль- әйтемнәр белгәнегезне тикшереп карыйк. Һәр төркем чиратлашып берәр әйтем әйтсен. Бу бәйгене 2 төркем башлап җибәрер.

- Ил табыны икмәктән башлана.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 39 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 119

Похожие материалы