Разработка урока математики в 1 классе

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Математика.1 класс
Тема. “ Кошлар рәхмәте.”Мәсьәләләр чишү.

Максат.

  1. Мәсьәләләр эшләргә өйрәнүне дәвам итү.
  2. Санау, 1-3 саннарын кушу,алу күнекмәләрен, фикер- ләүсәләтен, зиһенен, зирәклеген үстерү.
  3. Кошларга сакчыл караш,миһербанлылык,ярдәмчел- лек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәрес төре: интеграл дәрес.

Фән ара бәйләнеш: математика һәм әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлар: кош рәсемнәре,җимлек, сигнал карточкалары,
 индивидуаль һәм дифференциаль карточкалар,
 тест,компьютер, проектор,терәк схемалар,цифрлар.
 геометрик фигуралар.

I.    Оештыру өлеше.
 1.-Хәерле көн укучылар!Математика дәресен башлыйбыз.
 Үзебезнең девизны әйтик.

2. Кошлар турында әңгәмә үткәрү
-Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм,игътибар белән тыңлагыз әле.
- Кошларның күбесе көз көне җылы якларга китәләр,ә кайбер кошлар туган җирләрен ташлап китмиләр,шунда кышларга
калалар.

  •     Ә без аларга ничек ярдәм тә алабыз?(җимлек куябыз)
  •     Әйе без аларга бүген сезнең белән җимлек куябыз, җим салабыз һәм читтән генә аларны күзәтәбез.Нинди кошлар килер икән җимлегебезгә?
  •     Нинди азыклар белән сыйлыйк икән кошларны?
  •     Алар ипи валчыкларын,көнбагыш,кабак орлыкларын ,терлек маен яратып ашыйлар.

II.    Актуальләштерү.
 1.-Ә хәзер күзләребезне йомабыз да 1-10 кадәр уңайга һәм кирегә саныйбыз .

 -Карагыз әле укучылар, безнең җимлегебезгә бер кош килгән дә инде, аның томшыгында хат бар.Кайсыгыз таный бу кошны?
(ул-чыпчык)

 Хатны уку.
- Рәхмәт сезгә дуслар! Мин сезгә бүләк итеп кызыклы мисаллар
алып килдем.

 2.Компьютер белән эш. 1 слайд.
 Предметларны санау цифрлар белән күрсәтү.
 Күбәләкләр - 3
 Бал кортлары - 4
 Бөҗәкләр - 5
-Ә хәзер хәтерегезне тикшереп карыйк әле.Кайсыгызның исендә калды икән? Нәрсәләр күбрәк иде? Нәрсәләр азрак иде? (бөҗәкләр күбрәк ,күбәләкләр азрак)

 3.Перфокарта белән эш.
Саннар составын билгеләү.(компьютерда җавапларны тикшерү)


 4.- Без саннар составын билгеләгән арада җимлеккә тагын бер кош кунган .Монысы нинди кош икән? (песнәк)
 
 2 хатны уку.
Бик яратып сыйландык ,сезгә бүләк итеп кызыклы мәсьәләләр алып килдек.
 
 Табышмак мәсьәләләр чишү.

III.    Яңа күнекмәләр формалаштыру.

 1 . Дәреслектәге мәсьәләләрне чишү.
 №1 Мәсьәләне уку.

  • Ничә уенчыгы булган? (4)
  • Ничә уенчык бүләк иттеләр?(3)
  • Нәрсә билгесез?(ничә уенчыгы булганлыгы)

Укучылар тактада түгәрәкләр ярдәмендә моделен төзиләр.

Кисмә хәрефләрдән чишелешне тактага язалар.

2. Физминутка. “Нәни дуслар” җырына бию элементлары башкару.

3. №3 Мәсьәләне терәк схема ярдәмендә чишү.
Мәсьәләне уку, схемага тиешле саннарны укучылар куялар

Бар иде – 6
Ашады – 3
Калды - ?

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. –Җимлегебезгә күз салыйк әле.Нинди кош килде икән? (карабүрек)
 
 3 хатны уку.
Күңелегез яхшы, җылы киң икән. Сезнең җимлек турында башка кошларга да хәбәр иттем.
-Кыш көне кошлар төркемнәргә җыелалар,алай яшәве җиңелрәк.Берсе азык тапса икенчесе дә тук була. Дошманнардан саклану өчен дә уңайлы.

Сезгә бүләк итеп “Чылбыр” уенын алып килгән.Компьютерда күрсәтелә ,телдән исәпләнә.
 4 хатны уку.

2.Тамак тук булгач, көне дә суык булмады алай.
Дәфтәрләрегезне ачсагыз минем бүләгемне күрерсез.

-    Яхшы азык кошларны җылыта.Ябыкмыйча, тире астындагы май катламын саклап калсалар, алар өчен көчле салкыннар да берни түгел.

Дәфтәрдәге мәсьәләләрне чишү.
Мәсьәләне бергәләп уку, мөстәкыйль чишү.

3. Физминутка.

 4. 5 хатны уку.
 Мондый мәрхәмәтле балалар булганда
 Кыш суыгы куркытмас.Кошларны рәнҗетмәгән,аларны саклаган,ярдәм иткән бала мәрхәмәтле бала була.

 Тестлар чишү.

IV.    Дәрескә йомгак.
 Өстәмә эш .Геометрик фигуралардан кош сурәте ясау.
 
6 хатны уку.
 Рәхмәт сезгә ,балалар,
Сау – сәламәт булыгыз.
Кышның ап-ак кары кебек,
Якты булсын юлыгыз.

  • Безнең җимлегебезгә ничә кош килде икән,саныйк әле.
  • Кошлар алып килгән уеннар,мәсьәләләр сезгә ошадымы?
  • Киләчәктә дә сез кошларга ярдәм итәрсезме?
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 55 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 112

Похожие материалы