Урок «Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” (1 класс)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

 Сыйныф: 1
Төркем: рус төркеме.
Максат.

  1.  Белем бирү: Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән таныштыру; лексик запасны баету.
  2.  Белем үстерү: Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
  3.  Тәрбия бирү: “Бала” мультимедиалы интерактив китапханәсе ярдәмендә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә һәм Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһазлау: мультимедиа-проектор, ноутбук,  “Г. Тукай” исемле  презентация, китаплардан күргәзмә, төрле күбәләк рәсемнәре, яңа сүзләр язылган плакат, сюжетлы рәсем.

" "Дәрес этаплары "

"Этапның эчтәлеге

"

"I Оештыру моменты:

"

"Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел!
Укытучы: Син кем?
Укучы (һәр берсе): Мин Виктория. Минем туган телем рус теле. Мин русча сөйләшәм. (Телләр турында әңгәмә)

"

"II. Яңа теманы аңлату
Укытучы өчен максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.
Укучылар өчен максат: Г. Тукай турында мәгълүмат туплау, сүз запасын баету. 

"

"2. Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү.

"
  • Бу шигырьнең авторы кем?

"Габдулла Тукай

"Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул татар халык шагыйре. Г. Тукай шигырьләр, әкиятләр язган.
Татарстанда Г. Тукай һәйкәлләре бар.

"
  • Габдулла Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр һәм шигырьләр язган.
  • Хәзер аның иҗатына багышланган күргәзмәгә игътибар итик.

"(Күргәзмәдәге китапларга күрсәтеп, әсәр исемнәрен әйтү).

"
  • Бүген дәрестә без Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре белән танышырбыз, мультфильм да карарбыз.

"3. Яңа сүзләр белән таныштыру.
Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:
шагырь – поэт
шигырь – стихотворение
бөек – великий
күбәләк – бабочка
армыйсың – не устаешь
кырларда – на полях
болында – на лугу
бергәләп – вместе
гомерем – жизнь моя
бик кыска – оченҗ короткая
рәнҗетмә – не обижай
тимә – не тронь

"4. Физкультминутка үткәрү.
Күбәләкләр очалар (балалар куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар),
Матур чәчәккә кунала (чүгәлиләр),
Бераз ял итәләр.
Һәм тагын очып китәләр.
5. Рәсем буенча эш.
- Г. Тукайның шигырен тыңлаганчы менә бу рәсемгә игътибар итик әле.
Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

"
  • Бу кем?
  • Ул нишли?
  • Бу малайның кулында нәрсә? (сачок)
  • Ул нишли? (күбәләкләр тота).
  • Ни өчен?
  • Болай эшләргә ярыймы?
  • Аларның нәрсә сөйләшкәнен карыйк әле: нәрсә сөйләшәләр икән алар?

"6. Мультфильм карау.
( cайтынан алынган мультфильмны карау)

"
  • Сезгә мультфильм ошадымы?
  • Ә сез беләсезме нинди күбәләкләр була?
"

"Менә бу рәсемдә без күбәләкләрнең күп төрле булуын күрәбез. (күбәләк рәсемнәре күрсәтелә). Алар бик матур. Алар табигатьнең бизәге. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Шуңа күрә безгә күбәләкләрен тотарга, үтерергә ярамый!

"

"III. Ныгыту

"

"
  • “Бала белән күбәләк” шигырен уку.
  • Инде шигырьне үзебез укыйк.

"а) укытучы укып күрсәтә;
ә) укучылар кычкырып укыйлар.

"
  • Диалогик сөйләмне үстерү..
  • “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.
  • Ситуатив күнегү.

"Как ты скажешь о том , что:

  • "Г. Тукай поэт;
  • "он написал стихотворения;
  • "мультфильм “Ребенок и бабочка” мне понравился. 
"

"IV. Йомгаклау.

"
  • "Бүгенге дәрестә кем иҗатын өйрәндек?
  • "Габдулла Тукай кем?
  • "Г. Тукай нәрсәләр язган?
  • "Нинди шигыре белән таныштык? 
  • "Балалар, cайтында тагын бик күп төрле мультфильмнар карый аласыз. Мультфильмнарны рус һәм татар телендә карый аласыз. Бу сайт сезгә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә ярдәм итәр. Сез татарча сөйләшергә бик тиз өйрәнерсез. 
  • "Икенче дәрескә “Бала белән күбәләк” шигырен ятлап килерсез. 
  • "Сау булыгыз, балалар! Исән-имин булыгыз! 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 411.57 Kb
Количество скачиваний: 27
Просмотров: 173

Похожие материалы