Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз»
Предмет:
Иностранные языки
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Салахова Эльмира Сабирзяновна
Здесь была ссылка на работу Разработка урока на тему: «Ихтирамга лаек якташларыбыз» автора Салахова Эльмира Сабирзяновна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Кара алтын илең, Уңдырышлы җирең, Ак шикәрең татлы бал гына. Халкың эшчән, уңган, Җырлап яши торган, Моңнарыңны көйгә сал гына. Кушымта: Нурлатым, әй Нурлат, Язмышымны урап, Бәйләп куйдым сиңа Бәхетемне юрап. Укытучы: Укучылар, сез әле генә нинди җыр башкардыгыз? Җырның авторлары кемнәр?(җаваплар) - Әйе, бу “Нурлатым, әй Нурлат” җыры. Ул гади җыр гына түгел, ә безнең туган ягыбызның гимны. Бу җырның авторлары күренекле якташларыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова һәм композитор Рамил Мифтахов. Дәресебезне тикмәгә генә бу җыр белән башламадык. Укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән туган ягыбыз һәм туган ягыбызның күренекле кешеләре турында сөйләшербез, “Туган ягымның күренекле кешеләре”, - дип аталган телдән журнал үткәрербез.Дәреснең максаты да журнал битләре буенча туган ягыбызның күренекле шәхесләрен - җан байлыгын тудыручыларын искә төшерү , аларның иҗатлары белән танышуны дәвам итү.