Разработка внеклассного мероприятия "Аулак өй"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Татар дигән бөек бер милләтнең халык мәдәниятенең биниһая озын озын тамырлары буйлап сәфәр чыксак, һичшиксез без җанга якын моңлы, нур бөркеп утыручы авылларга һәм анда үткәрелә торган кич утыру, аулак өйләр, килен төшерү, никах мәҗлесләренә килеп чыгар идек.

Рухыбыз, милләтебез тарихын саклап, киләчәк буынга җиткерү максатыннан, кадерле ядкарьләр, изге мирасыбызның асыл сыйфатлары әле һаман да бездә дәвам итә...

(Сәхнәгә кайнана белән кайната чыга)

Кайнана: Әй, картым, шушы бәхетле көннәрне дә күрербез икән. Ни арада узды соң бу гомер.Әле кайчан гына шушы нигезгә үзем килен булып төшкән идем биит. Ә бүген улыбызны башлы-күзле итәбез бит, алла боерса.

Кайната: Шулай карчык, шулай. Менә алла боерса, малай өйләнсә оныкларыбыз булыр, ничек яшәргәнеңне сизми дә калырсың әле. (читеген рәтли)

Кайнана: Күлмәгем килешкәнме ....

Кайната: И-и, карт тиле. (көлешәләр)

                            (Кыңгырау тавышы, “Килен төшкәндә” көе яңгырый, шул көй астына җыр)

                             Ак күбеккә баткан юргалар

                            Кышкы юлдан ярсып чабалар.

                            Чак-чак кына аумый калалар

                            Чалулаган чакта чаналар

                            Арттан чаба бала-чагалар.

 

-                              Килен төшә, килен!

 

-                              Әйдәгез, туйны карарга!

-                              Туй килә, туй!

-                              Әйдәгез яшь киленне күрергә!

-                               

Кайнана: Харап булдык, соңга калабыз бит! Кая бал, бар тиз булыгыз инде, кая май?

-          Мендәр, мендәр!

(Җыр дәвам итә)

Мамык юрганнарга төренеп

Килен төшә бүген бер өйгә

Борынгыдан калган гадәт ул,

Авыл чыга каршы алырга

Яшь кәләшне күреп калырга.

Кайната: Сөбеханаллаһ, сөбеханаллаһ! ( килен аяк астына мендәр куя)

Кайнана: Бисмиллахир-рәхмәнир-рахим! Телең шушы балдай татлы булсын,

                      күңелең шушы майдай йомшак булсын!

1 егет: Сыйларга сыең булмаса, сыйларга телең булсын! (көлешү)

2 егет: Яхшы хатын арыш онын кәбаб итәр, юньсез хатын бодай онын харап

                  итәр.

3 егет: Ачы булсаң – тоздай бул, татлы булсаң – балдай бул!

-          Әйдәгез, кияү белән кәләшне биетәбез!

(Парлы бию)

-         Бирнә чыга, бирнә!

-         Булышыгыз, булыш, күтәрерлек түгел бу!

-         Ай-һай авыр сандыгы!

Олы килен:      Килен бүләксез булмый,

Кияү терәксез булмый.

Килгән кунак күчтәнәчсез,

Табын теләксез булмый.

-          Күрегез әле күр, сөлгесенең матурлыгын. Күзеңнең явын алырлык.

-          Кулъяулыкларын гына карагыз әле, санап бетергесез.

Килен: Кайнанама атлас ефәктән үрелгән шәлемне бүләк итәм. (шәл яба)

                Кайнатама чиккән түбәтәем дә бар. (башына киертә)

-          Ай-һай тамаша булган бу, малай!

-          Чукрак урам Гайфи кызының борынына чиерткән бу!

1 кыз:           Чуклы гына да сөлгеләре

                      Элеп лә куйыйк түрләргә

                                         Без кызыбызны алып килдек

                                         Хезмәт итсен иде сезләргә.

Олы килен: - Килендәшкәем, син беләсеңме соң, яшь киленнең чишмәгә бүләге

                             булырга тиеш бит.

Килен: Бар кызлар, бар. Бүләгем күптән әзер, шушы көнне генә көтеп торды.

-          Ай, яй, матур, бизәген үзең чиктеңме?

-          Үзем, кызлар үзем. Сезне дә өйрәтермен.

 

(Сөлгене чишмәгә бәйли, чишмәдән су ала)

   Ай. яй бүләгең мондый матур булгач, чишмәдән тартынмыйча су алсаң да була инде.

1        Кыз - Яшь килен белән кияү егете  матур сүзләр беләләр микән, Бер-берсенә әйтеп су эчертсеннәр эле.

Кияү егете: Мә әле, сандугачмы,эчеп җибәр әле! (чүмечтән эчертә)

Килен:  Рәхмәт, карлыгачым!

 Килен: -  Әйдәле,былбылым, син дә авыз ит әле.

Килен:  Рәхмәт күбәләгем!

3 кыз: Әйдәгез бер җырлап алабыз.

«Ай ли Җәмилә» көенә

1. Карлыгачкай уеп ала

Һаваларда югала

Кыз бала бик газиз бала

Үсеп җиткәч югала.

2. Китә кызлар яше җиткәч

Алмадай матур пешкәч

Ир балалар кайта киткәч

Кызлар кайтмый бер киткәч.

Кияү егете: Җыр җыр белән,әяшь киленнең чиләгеннән беренче булып кем су эчәр?

Олы килен:Үзем эчәм,үзем!

Егет:Галиякәй, яшь киленнең чиләгеннән суны бушлай эчмә, тәңкәләрең бармы сон?

Олы килен:Син әйтмәсәң белмиләр ди. Бар нишләп булмасын!

Егет:Кая әле, кая. күрсәт әле.

Олы килен:Менә. (янчыктагы тәңкәәрен чыгара)

Егет:Моның кадәр тәңкә булгач су эчсәң дә була!

(Кыз тәңкә сала, егетәр буль-буль дип тора)

2        Егет - Тормышыгыз шушы тәңкәләрдәй матур булсын!

3        Кыз -  Тәңкәләр саныдай сабыйларың күп булсын!

Амин шулай булсын (бергә)

4        Егет: Ел саен берәү туып торсын!

Кияү егете: Бик авырга туры килер бу, бик авырга! (кияү)

Бергә: Булышырбыз!

Килен: Әйдәле шуның хәтле тәңкәләр салгач бисмиллаңны әйтеп судан авыз ит!

(Бисмилла әйтеп эчә, берәү чүмечнең астына төртеп җибәрә, көлешәләр)

Олы килен: Ай-һай егетләр, кызлар бигрәк тәмле суы, сездә авыз итегез!Кызлар, егетләр, тагын кайсыгыз су эчәргә тели?

Егет: Минн эчәм, мин.

 

3        Кыз:Тәңкәләрең бармы соң?

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 67.5 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 107

Похожие материалы