Саба районында спорт торышы.

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Соңгы елларда Татарстанда физкультура һәм спорт тармагының куәтле инфраструктурасы булдырылды. Ел саен республика территориясендә 200гә якын заманча спорт корылмасы сафка баса. Бүгенге көндә аларның гомуми саны 9 400гә җитте.

Физкультура һәм спорт тармагының икенче өстенлекле юнәлеше – балалар-яшүсмерләр спорты. 2013 ел нәтиҗәләре буенча республиканың 157 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 86 мең укучы шөгыльләнә, бу мәктәп-гимназияләрдә белем алучыларның 23 проценты дигән сүз. 2012 елдан республика шәһәр-районнарында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә укучыларны электрон исәпкә алу проекты гамәлдә. Быелның сентябреннән аны барлык муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Республика муниципаль берәмлекләрендә универсаль спорт мәйданчыкларын төзүгә бәйле проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 300дән артык шундый мәйданчык сафка басарга тиеш.

Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта баруын да искәртик. 2013 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 32,3 процент (1 233 661 кеше) тәшкил итте. Бу җәһәттән Нурлат, Зәй, Баулы, Спас районнары, Казан, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләре әйдәп бара.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы семинар-киңәшмәне югарыда санап үтелгән һәм башка мәсьәләләр хакында бергәләп фикер алышу максатыннан үткәрә. Киләчәктә бу республикада физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен югары стандартлар нигезендә билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 6.23 Mb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 97

Похожие материалы