Предмет: Әйләнә-тирә дөнья
Дата: 03.10.14
Тема: Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы
Проблемының исеме:
Ни өчен Җир шарының төрле почмакларында яшәүче һәм төрле табигать көчләренә, күпсанлы аллаларга ышанучы кешеләр соңрак бер – Бердәнбер Аллага ышана башлаганнар?
Табигать көчләренә багышланган йолалар ни сәбәпле һәм ничек итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән?
Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөриләр?
Автор: бащлангыч сыйныфлар укытучысы Потапова Г.Р.
Укытуның нәтиҗәсе: Табигать көчләренә багышланган йолалар ни сәбәпле һәм ничек итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәнен, ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөрүләрен белү.
Белемнәр:
Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы турында төшенчә бирү..
Күнекмәләр:
Төрле чыганаклардан Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы турында өйрәнү.
Установки:Һәр халыкның Бердәнбер Аллага үз юлы белән килүенең аермалы, охшаш яклары.
Проблемага юнәлтелгән укытуныңPBL программасы расписаниесе:
Дәрес
PBL процессын оештыру
Эшчәнлек
Ресурслар. Нәтиҗә (Укучылар)
1
Команда формалаштыру
Такта янына чыгыйк . Музыка астында биибез. Үзебезгә пар сайлыйбыз .
- Мәскәү каласына нигез салыну көне? (Озын чәчле укучы башлый)
Тагын музыка.
- Шәһәрнең барлыкка килүе тарихта кайсы кенәз исеменә бәйләп карала? (Киемендә төсләр күп укучы башлый)
Тагын музыка, 4 әрләп парлашабыз.
- Син кайсы кенәзләрнең исемнәрен истә калдырдың? (номерлар таратыла)
Шушы номерлар буенча урыннарыгызга утырыгыз.
Узган дәресләрдә өйрәнелгән теманы искә төшерү. (Мәскәү каласы барлыккаи килү. Мәскәүнең беренче кенәзләре) Яңа команда туплау.
МИКС-ПЭА-ШЭАструктурасы
2
Проблема кую
Костяның дуслары әти-әниләре белән христиан чиркәвенә йөриләр. Алар Иисус Христоска ышана. Кәримнең дусты Рәшитнең бабасы белән әбисе мәчеткә йөриләр. Алар Аллахы тәгаләгә ышана. Сеняның әти-әнисе Синагогага йөри һәм Бөек Аллага ышана. Ә Таня Перованың әбисе Бурятиядә яши. Ул Буддага табына һәм будда храмына йөри. Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдләр) төрле дин йортларына йөриләр?
ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасын кулланалар
3
Проблеманы анализлау
FILA таблицасын тутыру.
Проблеманың чишелеш планын формалаштыру.
Укучылар FILA таблицасын тутыралар
4
Проблеманы чишү
Яңа белемнәрне үзләштерү.
FILA таблицасына яңа идеяләр белән тулыландыру.
Бер-береңә булышу.
FILA таблицасын яңа идея,
факт белән тулыландыралар
5
Проблеманы чишү юллары
Проблеманың чишелешен аңлату.
РАФТ структурасын куллану.
РАФТ структурасын кулланалар.
6
Рефлексия һәм үзбәя
Үзбәя , команда презентациясе.
РАФТларны яклыйлар
FILA таблицасы
Фактлар
Идеяләр
Сораулар