Сочинение " Әфган сугышы хатирәләре..."

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

      

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районыбыздан әлеге сугышта 250, Шөгер авылыннан 11 кеше катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.

      Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек рнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе- әтием Гаделшин Рафис улы турында язып үтәсем килә.

     Әтием Лениногорск төбәгенең иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган Шөгер авылында туа. Укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. 1987 елда армия хезмәтенә алына.Үзенең интернациональ бурычын аңа Әфганистан республикасының Талукан шәһәре Тахор провинциясендә,Кундуз шәһәре Кундуз провинциясендә үтәргә туры килә.Ул КГБ(илнең иминлеген саклау комитеты) частьларының мото-моневрчылар группасында хезмәт итә.1989 елда запаска чыгарыла.Әтием ил сакчысы булган. Хезмәтен җиренә җиткереп үтәгән өчен “За отличие в охране государственной границы СССР” медале белән бүләкләнгән.Әфган халкы да, аларның тынычлыгын саклаган совет солдатларын игътибарсыз калдырмый. “Медаль Воину интернационалисту от благодарного Афганского народа” бүләге әтиемнең күкрәген бизи.    

       Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, , кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек Совет  солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе.  Сугышта булган мондый  куркыныч эпизодларны без  кинолардан гына карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 33.13 Kb
Количество скачиваний: 16
Просмотров: 74

Похожие материалы