Советлар Союзы Герое исеменә 80 ел

Предмет: ОБЖ
Категория материала: Презентации
Автор:



«Советлар Союзы герое» исеменә 80 ел.

           1928 елда  зур батырлыклар  ясаган кешеләрне бүләкләү турында карар чыгарыла. 4 тапкыр “Кызыл байрак” ордены алган кешеләргә  хөкүмәтнең иң зур бүләген тапшырырга уйлыйлар. Ләкин бүләкнең  нинди булачагын 1930 елда гына тәгаен ачыклыйлар. Башта “Ильич ордены» дип аталса да,  соңыннан  исемен үзгәртәләр. Бу - “Ленин ордены” . Бу орден берничә тапкыр үзгәртүгә дучар була. 1930 елда беренче тапкыр чыкканы көмештән була. Бодай башаклары белән әйләндереп алган түгәрәк эчендә Ленин рәсеме. Арткы планда индустрия, алгы планда трактор сүрәтләнгән. Түгәрәкнең өсте кырыенда эшчеләр һәм пролетариатның символы- урак һәм чүкеч, ә аста СССР дип язылган була. 1934 нче елда орденны үзгәртәләр. Ленин сүрәте көмештән булып кала, ә орденның кырыйлары 650 нче пробалы алтыннан була (65 % алтын, калганы бронза һәм бакыр). Урак һәм чүкеч аскы кырыйга күчә, Ленин дип язылган байрак сүрәте өстәлә, сул ягына кызыл йолдыз сүрәтләнә.  1936 елда орден кабат үзгәртелә. Монда инде алтын өлеше 950 нче пробадан эшләнә(95 % алтын, 3% бронза, 2 % бакыр). Башка үзгәрешләре юк.  1943 елда кабат , соңгы тапкыр үзгәртелә. Монда инде ул асылмалы кыяфәттә эшләнә, башка үзгәрешләре булмый. Советлар Союзы таркалканга кадәр шул орден белән бүләклиләр. Ә СССР таркалгач бу орден да бирелми башлый. Баштагы 3 төрен алган кешеләргә бу орденнарын алыштырып, ленталысын биргәннәр. 

   1934 ның 16 апрелендә зур батырлыклар эшләгән кешеләргә Советлар Союзы герое дигән мактаулы исем бирү турында карар чыга. Баштагы 2 елда бары тик грамота гына биргәннәр. 1936 елда бу исемне алучыга “Советлар Союзы герое” медале һәм Ленин ордены да  өстәп бирә башлаганнар. 1939 елда аның исеме үзгәртелә. “Алтын йолдыз” медале дип атала башлый. Ленин орденыннан аермалы буларак, ул бер тапкыр да үзгәртелми. Һәм шулай ук СССР таркалгач бирелми башлый. Соңгы тапкыр СССР таркалырга берничә көн калганда бер хәрби корабта озак вакыт су астында булып, авария очрагын бетергән өчен водолаз лейтенантка бирелә. Медале СССР таркалгач кына бирелә.

 

.Батырларны  һәрчак  олылаганнар. Ватаны өчен, үз халкы өчен кайчак  гомерен дә аямыйча көрәшкән улларын һәм кызларын һәр илдә хөрмәт итеп, аларга бүләкләр тапшырганнар.  Халык аларны белгән, алар белән горурланган. Илебез тарихына күз салсак,  1934 елның 16 апрелендә СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан зур батырлыклар эшләгән кешеләргә “Советлар Союзы герое” дигән мактаулы исем бирү турында карар чыгарыла. Баштагы 2 елда бу исемне алучыларга бары тик грамота гына биргәннәр. Ә 1936 елдан “Советлар Союзы герое” медале һәм Ленин ордены да өстәп бирә башлаганнар. 1939 елда бу медальнең исемен “Алтын йолдыз” медале дип үзгәртәләр. Башта «Ильич ордены» дип аталган һәм 1930-1943 елларда 4 тапкыр үзгәртүгә дучар булган Ленин орденыннан аермалы буларак, “Алтын йолдыз” медале бер тапкыр да үзгәртелми. 1991 елда СССР таркалгач, бу медаль дә бирелүдән туктый. Ләкин Россия хөкүмәте аның урынына “Россия Федерациясе герое» дигән мактаулы исем  бирә башлый. 100 дән артык кеше инде бу исемгә лаек булган.

       Бу ел  татарлар арасында беренче булып Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Батыршин Гыйлфан Әбүбәкер улына 100 яшь тулу белән дә истәлекле. Безнең районнан бу исемгә лаек булучы 5 герой арасында-ул бердәнбер татар. Аның батырлыгын барыбыз да белә. Бу турыда газетабызның гыйнвар санында Ямаширмә мәктәбендә аңа багышлап уздырылган чара хакында газета укучыларыбыз хәбәрдәрдер. Татарстаннан бу исемгә беренче булып лаек булган кеше турында да әйтеп мөмкин түгел. Ул -Чирмешән районының Мордва Афонькәсе авылы егете Павел Цаплин. Бу мәртәбәле исемгә ул танк ротасы командиры сыйфатында Испаниягә Республикачыларга франкочы гаскәрләренең хөҗүмен туктатырга булышырга җибәрелгәч лаек була. Капитан  Цаплинга бу исем  1937 елның 27 июнь карара нигезендә үлгәннән соң бирелә.

        1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты 211 батыр якташыбыз турында рус телендә ”Герои Советского Союза-наши земляки” дигән 3 томлыкны халык игътибарына җиткерә. 1990 елда исә әлеге томнар татарчага тәрҗемә ителеп, “Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз” дигән исем астында 680 битле саллы гына китап булып дөнья күрә. Аңа 211 каһарман турында очерк-зарисовкалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче  милләттәшләребездән 91 кеше турында кыскача мәгълүмат кертелә, фотосүрәтләре дә урнаштырыла. 1999 елда Татарстанда туган, эшләгән яисә укыган кешеләрдән 378 кеше турында энциклопедик характерда «Батырлар китабы” бастырыла.

            Оборона-спорт айлыгы кысаларында укучыларны бу исемнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Якташ геройлар турында якыннанрак таныштык, бу исемгә берничә тапкыр лаек булучы легендар очучы Покрышкин турында кинофильм карадык.  Халык үзенең геройларын белергә тиеш. Мәктәп бусагасыннан ук батырлык эшләргә өйрәнеп үскән балалар-илебезнең  киләчәген төзүчеләр. Геройларга тиңләшү аларга үскәч Ватан сакчылары булырга ярдәм итәчәк. Ә батырлыкларны сугыш кырларында түгел, тыныч тормышта хезмәт белән, фән өлкәсендә зур ачышлар белән, спортта яңа рекордлар белән ясарга насыйп булсын иде. Күгебез һәрчак аяз булсын, сугышлар булмасын иде.

 

 

Казаклар төп гомуми белем мәктәбенең

ТИН укытучы-оештыручысы

Зөфәр Исхаков.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 801.45 Kb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 90

Похожие материалы