Сыйныфтан тыш чара «Мин саләмәт яшәү рәвешен сайлыйм»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Ахметзянова Фания Камиловна
|
"Описание материала:
"Без хәзер башка җәмгыять төзибез, һәм балаларга табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Дөнья шундыйга әверелеп бара ки, психикасы таза-сау булып та физик сәламәтлеге какшаган кеше сынауларга түзә алмаячак. Без балаларны көчле һәм сәламәт итеп тәрбияләү өчен барысын да эшләргә тиеш. Сәламәтлек сакларга өйрәтү мохите укучыларда сәламәтлек культурасы формалаштыруда принципиаль әһәмияткә ия. Мәктәптә шундый сәламәтлек климаты, бер-береңә ышаныч культурасы, шәхес итеп формалаштыру мохите булдырылгач кына, чын мәгънәсендә, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәтлеккә өйрәтү, сәламәтлек культурасы формалаштыру, аның рухи-әхлакый, эстетик, физик компонентларын үзләштерү турында сүз алып барырга мөмкин. Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту мәгариф өлкәсенең төп бурычларыннан булды һәм шулай булып кала да. Моның өчен укытучылар физкультминут үткәрү, тәнәфесләрдә һәм башка вакытта укучылар белән эшләү өчен күнегүләрне белергә тиеш. Физик күнегүләр файдага булсын дисәк, безгә иң элек гәүдә төзелешебезне, үз организмыбызның шәхси үзенчәлекләрен, теге яки бу күнегүнең нинди максаттан ясалуын, аны башкару тәртибен һ.б.ш. нечкәлекләрне үзләштерү зарур. Билгеле булганча, рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр фәндә һәм җитештерү өлкәсендә тизрәк җайлашалар, яңа эшчәнлек төрләрен уңышлырак үзләштерәләр, үз эшләрен яхшырак башкаралар. Шуңа күрә сәламәтлекне ныгыту факторы буларак күзалланучы хәрәкәт активлыгын үстерүне нигездә кеше хезмәт базарында үз ярдәмен тәкъдим итә башлагач яңа социаль-икътисади шартларда үсеп килүче шәхес мәнфәгатьләрен социаль яклау итеп карарга кирәк. Мәктәпне тәмамлаучы һәр яшүсмер сәламәт булырга тиеш. . “Кеше бәхетенең өчтән ике өлеше сәламәтлектән тора”, диләр. Әмма кеше авырулар “ишек каккач” кына үз сәламәтлеге турында уйлый башлый.Бу “замана чире”нә укытучылар гына түгел, югары постларда утыручылар да борчыла башлады. Иң куркынычы – XXI гасыр афәте – СПИД, наркомания, эчкечелек кебек яман гадәтләр. Аларның яшь организмга зур зыян китерүе күңелне борчый. Бу афәтне туктату өчен без нәрсә эшли алабыз? Иң мөһиме: профилактика эшен киң җәелдерергә кирәк. Ата-аналар һәм яшьләр, балалар СПИД, наркомания ише төрле йогышлы авыруларның нинди нәтиҗәләргә китергәнен һәм аларны булдырмый калу чараларын алдан ук белеп торырга тиеш. Бу хакта никадәр хәбәрдар булсак та, күп кенә җитди проблемалардан үзебезне шулкадәр ныграк саклап кала алырбыз. Боларга без берничек тә битараф түгел. Физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул. Күңел тынычлыгына ничек ирешергә соң? Ата-ана, бала, укытучы үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, ныклы бәйләнештә эшләгәндә сыйныфта уку-укыту, тәрбия эшчәнлеге өчен тиешле шартлар туа. Укыту-тәрбия процессында балаларда сәламәт булуга ихтыяҗ, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ышаныч, үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләнә. Хәзерге мәктәпнең мөһим тәрбияви бурычларыннан берсе – укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү. Шунлыктан, балаларга валеологик белем бирүгә мөнәсәбәте булган барлык файдалы эзләнү- табышларны гомумиләштерү һәм куллану зарур. Көтелгән нәтиҗәләр: әлеге проект нигезендә үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә укучыларның сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча белемнәрен ныгытуга, сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлауга, күнекмәләр булдыруга, спорт белән кызыксыну, шөгыльләнүгә ирешү. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, саклау, дәресләрдә уңай психо-эмоциональ мохит булдыру, сәламәтлек культурасын формалаштыру һәм педагогик процесста катнашучыларның проект барышы һәм нәтиҗәләреннән канәгать булулары. Укыту-тәрбия эше барышында укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга һәрдаим игътибар ителә. Дәресләрдә укучылар белән физкультминут үткәрелә, тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар, саф һавада күнегүләр, ярышлар, сыйныфтан тыш чараларда әти-әниләр белән берлектә спорт бәйрәмнәре, сәламәтлек көннәре үткәрелә. Зуррак сыйныфларда сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга мәгълүмат бирелә; укучылар алган мәгълүматларны актуальләштерү һәм балаларның шәхси кызыксыну дәрәҗәсен ачыклау, күнекмәләрне ныгыту максатыннан анкеталар, тренинглар үткәрелә.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 5.92 Mb |
Количество скачиваний: | 6 |