Татар теле дәресенә презентация "Акыллылар бәйгесе"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Презентации
Автор:

Татар теленнән бу дәрес эшкәртмәсе рус төркемнәренең 5 нче сыйныфлары өчен Р.З.Хәйдәрова  дәреслегенә нигезләнеп төзелгән. Дәрес коммуникатив технологияләргә нигезләнеп алып барыла. Дәрес төркемнәрдә эшләү рәвешендә оештырыла. Бу барлык укучыларны да уйланырга, фикер йөртергә, бердәм эшләргә мәҗбүр итә. Интерактив такта, презентация куллану дәресне кызыклы итә, заманча төсмер бирә. Дәрестә  укучыларның сөйләм телен үстерү, уку күнекмәләрен ныгыту,диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү, сәнгатьле сөйләм өстендә эш, өйрәнелгән темаларны камилләштерү, системага салу,килешләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту кебек  эш төрләре башкарыла. Әлбәттә, сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен дөрес, төгәлитеп җиткерү, килешләрне сөйләмдә дөрес кулланугаирешү, укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итүгә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр буенча эш, схема буенча диалоглар төзү, җөмләләрне киңәйтеп язу, бирелгән темалар буенча җырлар җырлау, шигырьләр  сөйләү һ.б. укучыларның белем дәрәҗәсен киңәйтү, хәбәрдарлыгын арттыру ягыннан мөһим.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 102.97 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 107

Похожие материалы