Технологиядән дәрес эшкәртмәсе «Тапкырлап» чигү

Предмет: Технология
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема:”Тапкырлап  чигү” Максат:      1.     “Тапкырлау” рәвешендә чигелү үрнәген өйрәтү; 2.     Яңа информацион технологияләр Ярдәмендә, Сингапур методлары кулланып  укучыларга яңа материалны үзләштерү һәм өйрәнү мөмкинлеген үстерү, җиңеләйтү; 3.     Укучыларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсен кулланып проект тудыруга шарт булдыру; 4.     Эстетик зәвык, игътибарлылык тәрбияләү; 5.     Хезмәт культурасы күнекмәләре һәм тәртип формалаштыру; 6.     Балаларнның хәрәкәт координациясен үстерү; Бурычлар: Танып белү: -         Теоретик белемнәрне системага салу, гомумиләштерү; Үстерешле:       - Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшчәнлек аша коммуникатив күнекмәләр   үстерү; -         Балаларның эстетик зәвык үсешенә ярдәм итү; Тәрбияви: -         укучыларның бер – берсе белән аралашу культурасын үстерү; -         Төркемнәрдә эшләгән вакытта кирәкле белем һәм күнекмәләрне үстерү;   Эш формасы: индивидуаль, төркемнәрдә   Материал: -  энә, җеп, чигү үрнәкләре, киерге, тукыма,  кайчы, линейка, карандаш, әзер эшләр, компьютер   Дәрес тибы: комбинированный                                                                                                           Дәрес барышы 1.     Оештыру 1. - Исәнләшү, укучыларның кәефләрен сорашу, аларның дәрескә әзерлеген тикшерү;      - Өйгә бирелгән эшнең үтәлешен тикшерү;    Укытучы: Укучылар без сезнең белән узган дәрестә дәрес – проект, аның өлешләре турында сөйләшкән идек. Бүген дә без сезнең белән проект эшен дәвам итәчәкбез.  Ни өчен соң дәрес – проект дип атала?  Гади итеп дәрес дисәк кенә булмый мени? (Укучыларның җаваплары тыңлана, проект дәрес вакытында укучылар ясыйсы предметның кечкенә проектын төзү кирәклеген төшенәләр).      2.  Актуальләштерү   1 бирем Проектның нинди өлешләре була? Ол Райт Раунд Робин (төркемнәрдә искә төшерү, 1 укучы җавап бирә калганнар дәвам итә)         әзерлек оештыру;         технологик өлеш         тәмамлау өлеше ХАЙ ФАЙВ (тынычлык урнаштыру) 2 бирем Укучылар кул эшләреннән иң авыры сез нәрсәне саныйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана) - Әлбәттә иң авыр эшләрнең берсе  чигү; 3 бирем Укучылар нинди чигү җөйләре беләбез?       Энәне алга атлатып җөйләү, энәне артка атлатып җөйләү, сабаксыман җөй, тамбур җөе, элмәкле җөй, шома чигү, тапкырлап чигү; Кереш инструктаж: -         Укучыларның чигү эшен башкару өчен дәрескә кирәкле материалларның әзерлеген тикшерү; кайчы, энә, киерге, линейка,  тукыма, эш дәфтәре (канва, кибетләрдә сатыла торган шакмаклы сөлге); -         Эш урынының уңайлылыгын күзәтү;   2.     Төп өлеш Укытучы: Бик борынгы заманнарда кешеләр, милли  кием – салымнарын бизәү өчен чигү үрнәкләре кулланганнар. Кызлар кич утырып кулъяулык чигә торган булган. Сабантуе батырына иң кадерле бүләк -  чигүле сөлге  саналган. Сәнгатьнең әлеге искиткеч матур, борынгы үрнәкләрен хәзер, укучылар, музейларда гына күреп була. Борынгы әби – бабаларыбыз чигелгән камзул, күлмәк, читек, түбәтәйләр, калфаклар киеп йөргәннәр. Киемнәренә карап  аларның никадәр зәвыклы икәнлеген бәяләгәннәр  (Рәсемнәр экраннарда күрсәтелә) (слайд 2)   Хәзерге заманда да әлеге гореф – гадәтләр кире торгызыла, кешеләр чигүле киемнәргә өстенлек бирә башладылар. Ләкин чигү үрнәкләре бераз үзгәргән, камилләшкән. Елдан – ел остараклар яңа композицияләр уйлап табалар. Композиция – берничә элементның  бер формадагы һәм эчтәлектәге  сәнгати әсәр булып туплануы ул.  Композиция эчтәлегенең матурлыгы: -         нинди җөйләр кулланудан -         материалның билгеләнүеннән; -         бизәкләрнең урнашу тәртибенә; -         төсләрнең дөрес сайланылышына бәйле. (Үрнәкләре экраннарда күрсәтелә) Чигү бизәкләренең иң киң таралган төрләреннән берсе – “тапкырлап”, ягъни, чалыштырып  чигү санала. Бүгенге безнең дәрестә  тверь өлкәсе, анда яшәүче халыкларда киң таралган әлеге  чигү төрен  өйрәнүгә багышларбыз. (слайд 3,4) “Тапкырлап” чигү    махсус шакмаклы тукымада, канвада яки (әбиләр аны “шадра тастымал” да дип йөртәләр)  тукымада  башкарыла. Әлеге бизәк ике җепнең узара кисешүеннән ясала.  3.Практик эш 1 бирем  (эш төркемнәрдә башкарыла, укучылар бер – берсенә ярдәм итәләр)(слайд 5) - Алып килгән материаллар төрлегезнең   төрле  размерда. Тукымагыз өстенә киергегезне куябыз да, үзебезгә кирәк кадәр материалны үлчәп кисәбез. - Тукымага киергене кигезеп әзерләп, читкә алып куябыз. -  Ә хәзер карандаш һәм эш дәфтәрләрен ачып кечкенә квадрат ясыйбыз, бирелгән рәсем үрнәкләрен ошаганын сайлап алып,  шакмаклы дәфтәрдә ясыйбыз һәм карандаш ярдәмендә тапкырлап чигәбез,    ягъни проектыбызның эскизын сызабыз.  (рәсем үрнәкләре укучыларга таратыла) 2 бирем (Һәр укучы аерым эшләп карый) (слайд 6)Ә хәзер энә ярдәмендә бизәкнеэшләп карарга кирәк. Моның өчен  безгә энә һәм канва  кирәк. Энә бик куркыныч эш коралы буларак   әйдәгез куркынычсызлык кагыйдәсен искә төшерик. Эш барышындагы инструктаж  (слайд 7) (Экраннардан укып танышканнан соң, укучыларга кечкенә материя кисәгенә   кадап куелган энәләр таратыла. Кечкенә материя кисәкләренә “тапкырлап” бизәкләре иң гади төрләрен эшләп карыйлар, чигүне башкаралар.(слайд 8,9,10) 4.Микс-Фриз-Груп(Укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар көйне туктаткач катып калалар  бирелгән сорауның җавабына карап төркемнәргә бүленәләр). Сораулар:1.Тапкырлап чигү ничә җепнең узара кисешүеннән ясала?(ике җепнең узара кисешүеннән ясала). 2.Чигү өчен ничә җеп аерып алырга кирәк(Чигү җебенең икесен аерып алырга кирәк).
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 299.31 Kb
Количество скачиваний: 49
Просмотров: 151

Похожие материалы