“Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”

Предмет: Русский язык и литература
Категория материала: Конспекты
Автор:
Урок предназначен для восьмых классов татарского класса В учебниках иногда не хватает материалов для урока. Я именно использовала такой текст, чтобы ученики задумались , чтобы их спасти от таких ошибок , которые в дальнейшем всю жизнь не дающие покоя. И в конце может и их постигнуть такая участь. При помощи такого текста я думаю, что очень удачно можно объяснить новый урок при помощи знаний учеников.. А конце урока я для повторения и проверки знания подготовила тест как в Е Г Э. Я думаю , что если чаще используешь именно такой метод , то ученики сами по себя уже готовятся к будущим экзаменам. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »8 нче класс. 8нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”. Дәрес тибы : катнаш Бу дәрес яңа темага керү белән бергә 9 нчы сыйныфта булачак имтиханга да әзерлек рәвешендә үткәрелә.Шулай ук укучыларга әхлакый тәрбия бирә. Әгәр дәрестә ешрак шундый алымнар кулланылса, укучылар бердәм дәүләт имтиханына да әзер булырлар иде.Үзләренең нинди теманы белмәүләрен ачыклап, шуның өстендә эшләрләр иде. Минемчә, әгәр шундый дәресләрне 5 нче сыйныфтан ук үткәрсәк, һичшичсез укучыларыбызның белем дәрәҗәләре дә югары булыр иде. Тема: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Максат: 1.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту. 2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре турында аңлатма бирү, теркәгечле тезмә кушма җөмләдән теркәгечсез тезмә кушма аера белергә өйрәтү. 3.Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әниләргә , туган телебезгә хөрмәт,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Метод:әңгәмә, контроль Тип:катнаш Җиһазлау: карточкада җөмләләр, презентация,проектор, “Әдәплелек” дәресләре, өй эше өчен ситуацияләр язылган карточкалар. Дәрес барышы: I. Оештыру: 1.Дәрескә уңай психологик халәт тудыру. 2.Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. II. Актуальләштерү Максат: Өй эшен һәм алдагы дәресләрдә алган белемнәренең сыйфатын тикшерү, яңа дәресне кабул итү өчен җирлек тудыру.Слайд№2 1.Өй эшен тикшерү. 2.Сорау һәм биремнәр ярдәмендә үткән теманы искә төшерү. -гади җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез. - кушма җөмлә гади җөмләдән нәрсә белән аерыла - нинди җөмләгә тезмә кушма җөмлә дибез? - тезмә кушма җөмләнең нинди төрләрен беләсез? - теркәгечле тезмә кушма җөмләнең кагыйдәсен әйтегез әле. - теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр кулланыла? - теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела. (Балаларның җаваплары тыңлана.) Ә хәзер белемнәребезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алырбыз. (Балаларга бәяләү кәгазьләре ләшенә.) (Укучылар онытып җибәрсәләр , презентациядәге слайдлар № 4-5 кулланыла.) 2. Перфокарта белән эш Слайд №6 1.Әни бик нык авырый, яисә күп вакытыбыз аның өчен кайгырып үтә. 2.Әти кайтты, ләкин барыбер өйдә бик күңелсез. 3.Әнием уянды, һәм өй эче ямьләнеп , яктырып , нурланып китте. 4.Әни безнең белән сөйләшә, әмма йөрәкне ниндидер шом тырнап тора. 5.Эшкә кадәр әти авыру әни янында була, яки мин кайтып җитәм. 6.Әни сер бирми, ә мин аның эчтән генә сызланганын йөрәгем белән тоеп торам.»
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 91 Kb
Количество скачиваний: 33
Просмотров: 189

Похожие материалы