Тесты по татарскому языку "Башлангыч сыйныфларда татар теленнән дифференциаль биремнәр һәм тестлар"
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Тесты |
Автор: |
Зарипова Гульсина Галимулловна
|
Укыту-тәрбия процессында шәхеснең яшь үзенчәлекләренә һәм дәвамчанлык принципларына нигезләнеп хәзерге чор өчен актуаль саналган “Укыту-тәрбия процессын индивидуаль һәм дифференциальләштерү» дигән методик тема өстендә эшлибез. Бу татар теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүне дифференциальләштерү максатыннан иҗат лабораториясен баету өстендәдә эшләү дигән сүз.Уку, белем сыйфатын арттыру өчен, эзлекле һәм киеренке эш, ихтыяр көче таләп итә. Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында төрле дәрәҗәдәге балалар белем ала. Авыл мәктәбе буларак, бала саны аз, балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә бар. Мондый сыйныфтагы балаларга ныклы белем бирүне заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес үстерү өчен, укытуны дифференциальләштереп уңай хәл итеп була.
Шул максаттан эштә куллану өчен махсус программа булдырдым. Программа шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен (хәтер, ихтыяр көчен, кызыксынуын, игътибарлылыкны, белемне үзләштерү дәрәҗәсен, нәрсәгә сәләтле булуын) исәпкә алып төрле дәрәҗәдәге биремнәр туплаган. Моның өчен нинди метод һәм алымнар кулланырга кирәклеген, нинди күрсәтмә әсбаплар максатка ярашлы булуын, укучыларның сыйныфта һәм өйдәнинди күләмдә эш башкарырга тиешлеген,өйрәнелә торган темаларның авыр үзләштерелүен күз алдында тотып, укучылар өчен дифференциаль биремнәр әзерләдем. Биремнәр өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
“3” ле билгесен алу өчен укучы дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән биремнәрне үтәргә тиеш. ( К-варианты.)
“4” ле билгесен алу өчен төзелгән биремнәр уртача сәләтле укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килә. (В-варианты.)
“5” ле билгесен алу өчен укучы катлаулы биремнәрне үтәргә тиеш. Бу биремнәр укучыларны төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерләүне тәэмин итә.(А- варианты.)
Безнең төп максатыбыз - тормышта югалып калмастай , мөстәкыйль фикерли белгән, көчле әхлаклы шәхесләр тәрбияләү. Әлеге максатка ирешү өчен укыту- тәрбия процессында мин иҗади үсеш технологияләрен кулланам. Бу технология белән укыту нәтиҗәсендә балаларның фәнгә кызыксынуы арта. Алар үз фикерләрен дәлилләп . аңлатып бирәләр. Биремнәрнең дәвамы булып үрнәк тестлар тәкъдим итәм. Бу укучыларны БДИ на хәзерләү этабы да булып тора.
Әлеге биремнәр башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышында уңай бәяләнде.
Татар теле дәресләрен индивидуаль һәм дифференциальләштерүдә С. Г. Вәгыйзовның«Кызыклы грамматика», А.Х .Нуриеваның «Мөстәкыйль эшләр»материалларын, Балалар шагыйрләре һәм язучыларының әсәрләрен, якташларыбыз иҗатын, татар халык иҗатын куллану да нык ярдәм итә.
Дәресләрдә әлеге дифференциаль биремннәрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларда белемгә мәхәббәт уятуда, аларның кыенсынучанлыгын кисәтүдә, бер эштән икенче эшкә күчү тизлеген арттыруда, балаларны ялыктырмауда, белем һәм күнекмәләрне системалаштыруда укытуны дифференциальләштерүнең роле зур. Мондый эш укучыларның акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, ә аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.
Укытуны дифференциаль оештыру бурычлары.
Уку, белем алу зур түземлелек, эзлекле һәм киеренке эш ихтыяр көче таләп итә.Белемнәрне ныклап истә калдырырлык иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру, теләк, омтылыш уяту, кирәкле шартлар тудыруһәр педагогның бурычы. Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә дифференциаль укыту технологиясеннән файдалану отышлы. Укучылар үзләштерү дәрәҗәләрнә карап өч төркемгә бүленә. Дәрестә дидактик материаллар һәр төркемгә үзенең яшь һәм шәхси үзенчәлеген истә тотып бирелә. Биремнәрне әзерләгәндә яңа технологияләрне, милли - төбәккомпонентларын кулланып эшләнде.
Биремнәр дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән. Алар һәр төркем укучыларының
• укучыларның иҗади эшләүләрен һәм сәләтен,
• логик фикерләүләрен үстерүгә
• белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга
• грамоталы язарга, китап белән эшләргә
• эстетик һәм әхлакый хисле шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Шул ук вакытта сайланган һәр төр күнегү балаларда
• әхлаклылык,
• кешелеклелек,
• хезмәт сөючәнлек,
• табигатькә мәхәббәт һәм сак караш,
• уку белән кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 80.39 Kb |
Количество скачиваний: | 8 |