“Укучыларда милли үзаң тәрбияләү” исемле ата-аналар конференциясе.

Предмет: Биология
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар!

Бүген сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шатбыз.

Ел саен ата-аналар конференциясен үткәрү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде.

Бүгенге конференциянең темасы: “Укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Ул Яшел Үзән муниципаль районының милли-мәдәни үзәгенең һәм “Тукай фонды”ның җитәкчесе Филлипова Клара Мәрдан кызы,

Яшел Үзән му ниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең башлыгы Сәләхова Роза Әбрар кызы,

Яшел Үзән шәһәре баш имам-хатибы Гаптелхәмит хәзрәт,

“Яшел Үзән” газетасы корреспонденты Таразова Әлифель Җәләл кызы катнашында үтәчәк.

“Бер утыру – үзе бер гомер”, дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып, серләр бүлешү –

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Конференциябезне ачып җибәрәбез. Беренче булып сүз лицей директорына Кибец Валентина Васильевнага бирелә.

(Татар биюе. Сәхнәдә 11 нче сыйныф егетләре.)

Бүгенге көнне лицейда 1374 укучы белем ала. Шуларның 366 татар, 986 рус, 22 укучы башка милләтле. 146 укучы катнаш гаиләдә тәрбияләнә.

Аларга 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. Барысы да югары белемле, тәҗрибәле укытучылар.

Барлык милләт балалары да татар телен тырышып өйрәнәләр. Нәтиҗәләр безне сөендерә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 57 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 105

Похожие материалы