Урок по географии для 6 класса по теме «Вулканы»

Предмет: География
Категория материала: Конспекты
Автор:

"6 класста география дәресе

Дәрес темасы:

Вулканнар.

Дәрестибы:

Яңа дәрес материалын өйрәнү.

Максат һәм бурычлар:

  1. Вулканнар, аларның төзелеше, барлыкка килүен аңлату.
  2. Вулканнарның типлары, файдасы һәм алар алып килгән бәла-казалар турында күзаллау формалаштыру.
  3. Яңа төшенчәләр белән танышу.
  4. Чагыштыру, анализлау,нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
  5. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аша укучыларга эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау:

презентация материаллары, видеофрагментлар, мультимедия җиһазлары, атлас, стена картасы, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты. Бүген укучылар мин сезне литосфераның эчке катлауларына сәяхәткә чакырам. Әйдәгез эзләнергә эзер булып дәресне географик минуттан башлыйбыз: барыбыз да бердәм булып “әйе” һәм “юк” дип җавап бирәбез.

  • Җир шарында 7 материк ....
  • Атмосфера – су сүрүе.....
  • Җир шарында 4 океан бар ....
  • Экватор җирне урталай бүлә ....
  • Параллельләр төньяк белән көньякны тоташтыручы сызыклар...
  • Җир геоид формасында....

2. Белем,күнекмәләрне актуальләштерү. Географик терминнарны кабатлау буенча сүзлек эше. Экранда географик диктант бирелгән. Сезгә терминнарны язарга кирәк булачак.

  • Җирнең каты тышчасы ...
  • Җирнең эчке катламы, тәрҗемә иткәндә “Япма,” дигәнне аңлата.
  • Составлары, үзлекләре һәм тышкы билгеләре төрле булган табигый матдәләр...
  • Газга һәм парга туенган эрегән мантия матдәсе...
  • Организмнарның тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнары
  • Магматик тау токымы...
  • Бу җир кабыгының калынлыгы 35-75 км....
  • Җир өслегенң тигезсезлекләре....
  • Планда һәм картада бер биеклектә ятучы нокталарны тоташтыручы шартлы сызыклар...
  • Метоморфик тау токымы... (Аңлатма өчен терминнар: мантия, литосфера, минераллар. органик, гранит, магма, рельеф, горизонталь, мәрмәр.)

Яңа дәресне өйрәнү. Өйрәнеләсе обектның образын барлыкка китерү.

Укытучы:

  • мин сезне бер географик факт белән таныштырам. Сез нинди обект икәнен танып әйтергә тиеш буласыз. Бүгенге дәресебез дә шуңа багышланачак. Липар утраулары тезмәсендә бер утрау бар. Анда шушы утрау атамасын йөртәче кечкенә генә тау бар. Аның түбәсенә күтәрелгәндә ташлар һәм шлак кисәкләенә тап буласың. Бу тау борынгы римлылар риваятләре буенча, ул тау тәмугка керүюлы булып тора.
  • Укучылар ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Ул утрау ничек дип атала? Укучылар фикерләре (Утрау Вулкано дип атала). Әйе, балалар сез хаклы. Бу янартау – ут бөркүче тау. Һәм утрау да Вулкано дип атала. Бүген нәкъ шулар турында өйрәнәчәкбез. Вулканнар ни сәбәпле барлыкка килә,аларның төзелеше нинди дигән сорауларга җавапны дәрес барышында табачакбыз. Хәзер “Җир куәте” дигән видеофрагмент карап узыйк . 
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 2.8 Mb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 75

Похожие материалы