Урок по математике "Умножение и деление степеней"

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:


7 нче сыйныфта математикадан ачык  дәрес "Дәрәҗәләрне  тапкырлау һәм бүлү"


Дәрес  барышы:

I. Оештыру өлеше.

Без сезнең белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Без аны  “Дәрәҗәләрне  тапкырлау  һәм бүлү” дигән телдән журнал булыр.

Журналыбызның беренче битен ачабыз.

1. Гүзәл сарай төзибез!

Өч эшче таш төягән арбаны этә. Алар янына бер кеше килгән, һәрберсенә шундый сорау биргән:

- Син ни эшлисең?

Беренчесенең җавабы мондый булган:

- Хәлдән таеп бу арбаны этәм.

Икенчесе башкача җавап биргән:

- Үземә икмәклек акча эшлим.

Ә өченчесе рухланып әйткән:

- Гаҗәеп сарай төзим!

Аларның өчесе дә бер үк эшне эшләгән, тик аның турында төрлечә уйлаган. Димәк, эшне башкарулары да төрлечә булган.

- Укучылар, моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?

- Нинди генә эш башкарсак та, аның ямен табып, тәмен тоеп, күңел биреп эшләргә кирәк, шул вакытта гына аның нәтиҗәсе дә әйбәт булыр. Бүгенге дәрестә безнең эшчәнлегебез дә “Алар гүзәл сарай төзиләр” дип әйтерлек булсын.

II.Актуальләштерү.

2. Без булдырабыз!

 Укучылар, без нәрсәләр беләбез, нәрсәләр булдырабыз икән бу тема буенча?  Ә хәзер  ромашка  уены  уйнап алабыз.

(Ромашка уенындагы сораулар:

1) Натураль күрсәткечле дәрәҗә билгеләмәсе;

2) Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек тапкырлыйбыз?

3) Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек бүләбез?)

III. Белемнәрне ныгыту.

3. Без тарихта  эзлебез...

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тиздән  70 ел тула.  Җиңүне  якынайткан  якташларыбызның берничәсе турында сез бүген тулырак  белерсез.

Карточкалардагы биремнәрне үтәгәч, Питрәч районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларының фамилияләрен  укырсыз.

 

Хәзер сез герой якташларыбызның туган елларын белерсез.

Карточкаларда биремнәр:

 

Киләсе  биремне үтәгәч, сез  якташларыбызның ничә ел яшәгәнлекләрен белерсез.

Моның өчен сезгә түбәндәге биремнәр тәкъдим ителә:

Журналыбызның  дүртенче битен ачабыз.

 

4. Эшлибез дә, уйныйбыз да!

Тагын  да катлаулырак эшләр белән шөгыльләнә башлаганчы, әйдәгез, ял итеп алыйк.

IV.Физкультминут

Журналыбызның киләсе бите:

5. Без булдырмаслык эш юк!

Компьютерда  тест эшләү

 

Ә хәзер журналыбызның соңгы, алтынчы битенә күчәбез.

V. Йомгаклау.

6. Уйна да көл, әмма сабагыңны бел!

- Бу татар халык мәкале нәрсә аңлата икән?

- Әйе, уен-көлкене бервакытта да онытырга ярамый. Уйнарга, күңел ачарга, хәзер кыш көне бигрәк тә, саф һавада булырга, чыныгырга кирәк. Мәктәптән кайткач, акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырыгыз. Шуннан соң тырышып дәресләрегезне хәзерләгез.

Өй эше  сезгә карточкаларда

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 64.5 Kb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 96

Похожие материалы