Урок по татарскому языку на тему "[ң] авазы, ң хәрефе" (1 класс)
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Шарафеева Рамия Анасовна
|
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 1сыйныфы татар төркемендә [ң] авазы, ң хәрефе темасы буенча татар теле дәресенә укучыларны [ң] авазы белән таныштыру, ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан [ң] авазы кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәтү, аваз-хәреф сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү, сүз башында [ң] авазы булмавын, ң (эң) хәрефенең дә бер генә булуын аңлату, укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү,уку хезмәте культурасы тәрбияләү максатларын куйдым. Бу максатларга ирешү өчен дәреслектән тыш компьютер кулландым. www.youtube.com, tatarscool.ru сайтларыннан алынган материаллар дәресне мавыктыргыч иттеләр. Дәрестә иҗек схемалары буенча укыту, баганалап бирелгән сүзләрне баштан иҗекләп, аннары орфоэпик дөрес итеп уку, сюжетлы рәсем буенча әңгәмә, рәсем эчтәлеге белән укылган җөмләне тәңгәлләштерү, Р. Миңнуллин. Җ. Дәрзаман шигырләрен уку, шигырьләрне укыганда өйрәнелгән авазны тану, аерып алу, тизәйткеч тыңлау, дөрес итеп әйтергә өйрәтү, табышмак җавабын табу, рәсем буенча җөмләләр төзетү эшләре үткәрдем. Укучылар ң (эң) хәрефе [ң] яңгырау тартыгын белдерүен, сүз башында кулланылмавын үзләштерделәр, теманы аңладылар.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 20.67 Kb |
Количество скачиваний: | 23 |